Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәкчәк хәзер вәкаләтле вәкил күк халыкара»: Фәнил Гыйләҗев чәкчәк турында шигырь язган

news_top_970_100
«Чәкчәк хәзер вәкаләтле вәкил күк халыкара»: Фәнил Гыйләҗев чәкчәк турында шигырь язган
Фото: © Максим Блинов / фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Чәкчәккә – дан!

Кичә милли ризык иде,

Бүген – артты кыйммәте.

Чәкчәк – хәзер дөньякүләм

Саммитның сый-нигъмәте.

Каршы алмый кунакларны

Өчпочмак та, конфет та,

Чәкчәк тора зур почётта

Дөньякүләм саммитта.

Искерми дә, бозылмый да,

Һәм югалтмый формасын.

Аның хәзер бар стандарты,

Халыкара нормасы.

Ул элек тә бәйрәмнәрдә

Табын түрендә булды.

Ә бүген дәү түрәләрнең

Авызларына тулды.

Бүгеннән ул халыкара

Әһәмияткә ия.

Мәртәбәле һәр кунакка

Аңардан өлеш тия.

Ясалса да гади генә –

Пешкән камырдан, балдан.

Ипи-тоз сыңары сыман,

Чәкчәк йөртелә алдан.

Чәкчәк хәзер вәкаләтле

Вәкил күк халыкара.

Күчтәнәчкә аны һәркем

Букчаларына сала.

Чәкчәк илләр дуслыгына

Кертә бүген өлешен.

Бар да аны авыз итә,

Елмаешып, көлешеп.

Бөтен дөнья заказ бирә

Башлый калса чәкчәккә,

Рәис тырышлыгы бер дә

Бушка булмас, әлбәттә!

Чәкчәк капкан авызлардан

Тамар баллы сүз генә!

Бу чаклы чәкчәк ашаган

Ашказаны түз генә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100