Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәкчәк пешерү остасы: «Чәчәк балы кулланам, юкәнеке белән әчкелтем була»

Никах туена, бәби чәенә, башка мөһим бәйрәмнәргә әзерләнсәк тә, иң беренче чәкчәк сатып алабыз. Кунакка җыенсак та, шуны алабыз, күчтәнәчкә дә әлеге баллы ризыкны биреп җибәрәбез.

news_top_970_100
Чәкчәк пешерү остасы: «Чәчәк балы кулланам, юкәнеке белән әчкелтем була»

Халкыбызның күп еллардан бирле яратып ашала торган ризыкларының берсе чәкчәк. Аны тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерү бөтен кешенең дә хәленнән килми, әлбәттә, ул – зур тырышлык һәм осталык сорый торган хезмәт.

«Чәкчәк пешерү гаиләбездән килә»

Без кечкенә чакта чәкчәкне кунаклар килгәндә генә пешерәләр һәм ул бик тансык ризык була иде. Хәзер аны кибеттән дә сатып алып була. Тик күңел җылысын биреп өй шартларында пешкәне белән кибетнекен чагыштыра торган түгел. Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә яшәүче Гөлнара Сафиуллина пешергән чәкчәктән авыз иткәч моңа тагын бер кат инандым.

- Өч елдан артык чәкчәк пешерү белән шөгыльләнәм. Бу шөгыль безгә гаиләдән килә. Әбием, әнием дә тәҗрибәле аш-су осталары. Әбием әйтүенчә, элек чәкчәк пешерүчеләр санаулы гына булган. Бу хәзер дә шулай, чәкчәк осталары күп дип әйтмәс идем. Күпләр пешерүе катлаулы булган өчен алынырга курка. Беренче тапкырдан килеп чыкмаска да мөмкин, аннан соң остарасың. Барысы да тәҗрибә белән килә.

Бүгенге көндә мин өйдә кечкенә улымны тәрбиялим, миңа төп табыш чәкчәк пешереп сатудан керә. Тик мин аңа бизнес буларак карамыйм. Беренче тапкыр чәкчәкне кунакка пешереп алып бардым. Шуннан эшем башланды да инде. Миңа еш мөрәҗәгать итә башладылар. Туганнарым, танышларым: «Тәмле чәкчәгеңне пешер әле», - дип торалар. Даими сатып алучыларым барлыкка килде. Рәхмәт сүзләре ишеткәч, яратып ашагач, ничек пешермисең инде? Эшләргә теләк артып тора, - ди Гөлнара.

«Чәчәк балы кулланам, юкәнеке белән әчкелтем була»

Чәк-чәк пешерүнең бер авырлыгы да юк кебек. Йомырка белән онны болгатасың да, майда кызартып, бал белән катнаштырып куясың. Тик бу читтән карап торганда гына шулай. Аның өчен кул яту, осталык та бик кирәк.

- Мин күп итеп сату, акча эшләүне максат итеп куймыйм. Беренче чиратта чәкчәкнең сыйфатлы, тәмле, матур булуы мөһим. Шуңа күрә дә бер тапкыр сатып алган кеше миңа кат-кат мөрәҗәгать итә. Ерак районнардан заказ бирәләр, күчтәнәчкә чит илгә дә алып китәләр. Һәр ел саен чәкчәкләремне Мисыр, Төркия, Дубайга алып китүче клиентларым бар. Күңелен биреп эшләгән кеше көндәшлектән курыкмый. Чәкчәкне яратып пешерәм, клиентларым да аны сизә. Күңелеңне бирмәсәң, бер ризык та уңмый. Билгеле, бер ярату белән дә ерак китеп булмый. Пешергәндә сыйфатлы, чиста составлы он, бал, май, йомырка кулланам. Балны ел саен сыналган кешеләрдән, умарта тотучы туганнарыбыздан сатып алам. Чәчәк балы кулланам, юкәнеке белән әчкелтем була, - диде Гөлнара.

«Көнгә 10-12 чәкчәк пешерәм»

Гөлнара чәкчәк пешерүне сәнгатькә тиңли. Ул әле дә камилләшү өчен мастер-классларга йөри, тәҗрибә туплый.

- Хәзер туйлар, бәйрәмнәр чоры. Заказларым күп, барысын да өлгертергә кирәк. Көнгә 10-12 чәкчәк пешерәм, аннан да күбрәк булганы бар. Теләк кенә булсын, эш җитәрлек. Чәкчәкне һәр төбәк үзенчә ясый, Татарстанның күп кенә районнарында аны бик вак итеп ясыйлар һәм «төш» дип атыйлар. Иттарткычтан чыгарып ясаучыларны да күргәнем бар. Мин ваклап бетермим, зур һәм күпереп пешкәннәре матуррак булып тора, - ди Гөлнара.

«Кибетнеке белән тәмле булмый, авыл йомыркасы кирәк»

Һәр эшнең үз җае булган кебек, Гөлнара татлы чәй ризыгын әзерләү серләре, нечкәлекләре белән уртаклашты.

- Иң мөһиме - камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыргычта (морозильник) катыру. Пешерү өчен бары тик авыл йомыркасын гына файдаланырга киңәш итәм, кибетнеке белән тәмле килеп чыкмый. Туң йомыркалар камырга яхшы була. Эш башлауның алдагы көнендә кич белән йомыркаларны туңдыргычтан алып куям һәм алар иртәнгә кадәр җылынып тора. Камыр артык йомшак, яисә, артык каты булырга тиеш түгел. Алтын урталыкны таба белергә кирәк. Майның да тиешенчә кызуына игътибар бирегез. Май артык кызып китсә, чәкчәкләр шартлап ярыла башлый. Камыр ясаганда йомыркаларны яхшылап болгатырга кирәк. Иң элек ун йомыркага бер чеметем тоз, бер аш калагы көнбагыш мае, шулай ук чеметеп кенә сода салына. Сода артык күп кирәкми, аның күләме артып китсә, чәкчәкләр кабармый. Аннан соң аз-азлап 3,5-3,8 стакан он салам һәм бик озак, бер сәгатьләп болгатам. Чәкчәк йомшак булсын өчен камырның бер төерен дә калдырмый озак итеп басу кирәк , - ди ул.

Пешкән чәкчәкләр сироп белән баллана. Гөлнара әйтүенчә, сироп исә ярты литр суга өч стакан шикәр һәм 1,5 стакан бал кушып әзерләнә. Кайнап чыккач, ике аш калагы бал салына. Шулай ук сиропны артык каты кайнатып чыгарырга ярамавын билгеләп узды ул.

«Чәкчәкләремә татар бизәкләре төшерәм»

Гөлнараның чәкчәкләре матур булулары белән дә аерылып тора, аларга татар бизәкләре төшерелгән. Ул чәкчәкләрне бизәүгә аерым игътибар бирүен әйтте.

- Минем өчен тәмле генә түгел, чәкчәкнең матур булуы да бик мөһим. Бизәү шактый вакытны ала, ләкин миңа матурлык тудыру ошый. Татар бизәкләрен төшерәм, чөнки чәкчәк – татарларның милли ризыгы. Башка милләт вәкилләре дә безнең аш-суларны күрсәтәсе килә, - диде ул.

Милли ашларыбызның сере бүген Гөлнара кебек татар җанлы осталар кулында, киләчәктә шул һөнәрне мирас итеп килер буыннарга тапшырырга тели ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100