Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәйнектәге юшкынны ничек тиз генә бетерергә?

news_top_970_100
Чәйнектәге юшкынны ничек тиз генә бетерергә?
"Татар-информ" архивы

Чәйнектә юшкын еш барлыкка килә, әмма чәйнек озак эшләсен өчен, аны даими чистартып торырга кирәк. Моны кул астындагы гади генә әйберләр белән эшләп була.

Ни өчен юшкын барлыкка килә?

Краннан аккан суның составында тимер, магний, кальций тозлары һәм алюминий була. Җылынган вакытта бу матдәләр чәйнең стеналарына утырып кала, һәм шуннан юшкын барлыкка килә.

Юшкынның төсенә карап, суның сыйфатын бәяләргә дә була. Әгәр юшкын тонык ак төстә икән, суда тозлар була, ә ачык ак төстә булса, хлор күп була. Җирән төс суда тимер күп булуын аңлата.

Юшкын чәйнекне бозарга мөмкин, чөнки ул еш кына аның җылыткыч элементына утыра һәм аны сафтан чыгара.

Ничек чистартырга?

Чәйнеккә 1-2 кашык лимон кислотасы һәм 1 литр су салып кайнатып чыгарырга кирәк. Шушы суны 1-2 сәгать тотканнан соң гына түгәргә, ә чәйнекне яхшылап сөртергә кирәк.

Икенче ысул: 100 мл 9%лы уксус һәм 1 литр суны кайнатып чыгарырга, суынып беткәнче калдырырга һәм суын түгәргә кирәк. Соңыннан чәйнеккә чиста су салып 2-3 мәртәбә кайнатырга кирәк.

Шулай ук сода да кулланырга була. Чиста суны кайнатып чыгарырга һәм 1 аш кашыгы сода салырга һәм ярты сәгатькә калдырырга. Суны түгәргә. Кирәк булганда тагын бер кабатларга мөмкин. Ләкин соданың бер минусы бар: ул бик калын булып утырган юшкынны бетерә алмый, дип яза «АиФ» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100