Саратов өлкәсендә 4 яшьлек бала үлгән. Ул чәйнектәге кайнар суга пешкән булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
5 июльдә баланы хастаханәгә китерәләр. Аның гәүдәсе, куллары һәм аяклары 1-3 дәрәҗәдә пешкән. Табиблар баланы ун көн дәвамында коткарырга тырыша. Ләкин ул 14 июльдә вафат була.
Якынча версия буенча, бала өендә өстенә кайнар чәйнек төшергән, диелә ведомство хәбәрендә.
Тикшерү эшләре бара.