Кайбер кешеләр чәйнектә суны кайнаткач түгеп ташлый, янәсе, икенче тапкыр җылыту зыянлы дип саный. Әмма Австралия галимнәре бу фикерне кире какты, дип язалар киңәшләр сайтында.
Суүткәргеч суында фтор, магний һәм металл эзләре бик аз. Алар шулкадәр аз күләмдә, хәтта кабат-кабат кайнатканнан соң да, куркыныч дәрәҗәгә җитмиләр. Әгәр су башта ук чиста булса, аны берничә тапкыр җылытырга ярый.
Кургашның сәламәтлек өчен куркыныч дозасын алу өчен 20 литр суны 1 стакан калганга кадәр кайнатырга кирәк булыр иде. Ә гадәти өй чәйнегендә мондый хәл мөмкин түгел. Дөрес, суның тәме бераз үзгәрергә мөмкин, бу исә оча торган кушылмаларның парга әйләнүе һәм минералларның составы үзгәрү белән бәйле – ләкин бу сәламәтлек өчен зыянлы түгел, диелә хәбәрдә.