Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәйле пирог рецепты

news_top_970_100
Чәйле пирог рецепты
Фото: Freepik.com

Камырына кайнар чәй һәм җиләк-җимеш кайнатмасы салып пешерелә торган баллы пирог рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы уртаклаша.

Камыр өчен кирәк: 1 йомырка, 170 г шикәр комы, 200 г кайнар кара чәй, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 170 г кайнатма (варенье), 300 г он, 1 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Шикәр белән йомырканы туглыйбыз. Аннары кайнар кара чәйне акрын гына өсти-өсти бутыйбыз. Шуннан соң көнбагыш мае, кайнатма, аз-азлап он һәм сода кушабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш, шуңа күрә онны чамасын белеп салырга кирәк.

Карлыган, чия кебек җиләк-җимештән ясалган кайнатма кулланган очракта – чәй содасы, ә баллы җимешләрдән ясалганына камыр көпшәкләндергеч туры килә.

Камырны майлы табага агызып, өстен тигезләргә.

Пирог 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 30-40 минут тирәсе пешә (эче озак пешсә, табаның өстен фольга белән капларга була).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100