news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәй яки кофега нәрсә кушып эчсәң ябыгасың?

news_top
Чәй яки кофега нәрсә кушып эчсәң ябыгасың?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Ябыгыр өчен чәй яки кофега берничә төрле әйбер кушып эчәргә була. Бу турыда StarHit яза.

Кокос мае авырлыкны киметергә ярдәм итә, ул озак вакытка туенган хис тудыра, аның термоген үзлекләре майның таркалуын тизләтә. Кокос маен кофега 1 чәй кашыгы салыгыз, ул үзенчәлеклә тәм һәм ис бирер.

Чәй яки кофега лимон согы кушарга була. Ләкин лимон кисәген кап-кайнар эчемлеккә салмагыз, юкса С витамины таркалып бетәр. Ул бик көчле антиоксидант, күзәнәкләрне һәм тукымаларны саклый, коллаген ясалуны стимуллаштыра. Кофега лимон салсаң, метаболизм да тизләнә.

Корица – аны эчемлекләргә ялкынсынуга каршы эффект булсын өчен салалар. Шул ук вакытта ул канда шикәр күләмен стабильләштерә.

Тагын бер көчле антиоксидант – кардомон, ул майны актив тарката. Бу тәмләткеч холестерин таркалуны һәм организмнан чыгарылуны стимуллаштыра, иммун системаны ныгыта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар