
Галимнәр чәйнең иң файдалы төрен ачыклаганнар, һәм ул кара чәй түгел. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Татарстан халкы өчен чәй ул – милли мәҗлесләр өстәленең аерылгысыз бер өлеше. Татарлар, чәйгә бөтнек, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, юкә чәчкәләре һәм гөлҗимеш өстәп, үзләренең уникаль татар купажын булдыра. Татарларга Һиндстаннан яфраклы кара чәйне (байховый), Идел буе Болгарын яулап алганда, монголлар керткән, дип санала.
Галимнәр раславынча, сәламәтлек өчен иң файдалы чәй – ак чәй. Ул үзе кара чәй җитештерелә торган үсемлектән ясала. Аерма бары тик яфракларны эшкәртү ысулында гына. Ак чәй өчен яшь бөреләр кулланыла. Алар минималь эшкәртүгә дучар була, шуңа күрә аларда С, В1, Р витаминнары, эфир майлары күбрәк дип санала. Моннан тыш, бу чәйдә кофеин минималь дәрәҗәдә кала.
Яшел һәм ак чәйне 75-80 градустан югары булмаган температурада кайнатырга кирәк. Бу очракта аларның барлык файдалы матдәләре максималь дәрәҗәдә сакланып кала. Экспертлар чәйне алдан әзерләп куярга киңәш итми, чөнки мондый эчемлекнең файдасы юк, диләр.