Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәй иле»ндә тынычлык бетте: Шри-Ланкадагы протестлар безгә тәэсир итәрме?

Безгә «чәй иле» буларак таныш булган Шри-Ланкада икътисади кризис башланды. Илдә ягулык, газ һәм азык-төлеккә кытлык урам бәрелешләренә әйләнде, ахыр чиктә президентларын да куып җибәрделәр. Бу вакыйгалар безгә ничек тәэсир итәр?

news_top_970_100

Дөньяда тыныч түгел. Безгә «чәй иле» буларак билгеле Шри-Ланкада икътисади кризис тәртипсезлекләргә әйләнеп китте. Видеолар карасаң, бу илдә асты өскә әйләнгәндәй: кешеләр ачлыктан интегә, урамнарда бәрелешләр бара.

  • Шри-Ланка – Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Рәсми башкаласы булып Шри-Джаяварденепура-Котте саналса да, иң зур шәһәрләренең берсе Коломбо – фактик башкала булып тора. Әлеге утрау дәүләтне 1972 елга кадәр Цейлон дип атап йөрткәннәр. Шри-Ланка территориясе ягыннан Татарстан кадәр, дөресрәге аннан бераз гына кечкенәрәк.
  • Шри-Ланкада дөньядагы чәйнең 10 проценты җитештерелә, Һиндстан һәм Кытайдан кала өченче урында. Ил икътисадының бер өлешен каучук җитештерү, корица үстерү һәм кыйммәтле ташлар табу тәшкил итә. Төп сәнәгать тармагы булып текстиль җитештерү (63 процент экспорт) тора.

Шри-Ланкада нәрсә булган?

Шри-Ланка бездә генә түгел, бөтен дөньяга да «чәй иле» һәм туризм урыны буларак таныш иде. Бүген Шри-Ланка сүзе күбрәк «икътисади кризис» сүзтезмәсе белән бергә кулланыла. Башта Шри-Ланка – Цейлон утравы португаллар кулында була, аннары аларны голландлар алмаштыра. XIX гасыр ахырында утрау тулысынча инглизләр кулына күчә. 1802 елда Шри-Ланка Британия империясе колониясе дип игълан ителә. Бары 1948 елда гына ил бәйсезлек ала.

  • Шри-Ланкада 21 миллион кеше яши. Дәүләт телләре – тамил һәм сингал телләре, халыкара аралашу теле – инглиз теле. 1983-2009 елларда илдә тамиллар һәм сингаллар арасында гражданнар сугышы барды.

2021 елда илдә иң зур икътисади кризис башлана. Илдәге протестлар тәртипсезлеккә күчә. Протест белдерүчеләр хөкүмәтнең отставкага китүен таләп итә.

Кризисның төп сәбәбе – коронавирус. Пандемия туризм өлкәсенә бик зур зыян сала. Бу – чит ил валютасының төп чыганагы була. Хәзер Шри-Ланка җитәрлек ягулык сатып ала алмый. Шулай ук илдә азык-төлеккә, дару һәм газга да кытлык сизелә. Илнең кайбер районнарында электр уты белән дә кыенлыклар килеп туган. Утрау илнең тышкы бурычы 51 миллиард доллар тәшкил итә.

«Лента.ру» хәбәр итүенчә, 16 май көнне Шри-Ланка премьер-министры Ранил Викрамасингхе илдә бензин бетүен әйтә. «РИА новости» порталы да Шри-Ланканың иң зур шәһәре Коломбода машина һәм «тук-тук»ка (өч көпчәкле мотоциклет – җирле такси) ягулык станцияләренә бик озын чиратлар барлыкка килүен яза. Кайбер чиратлар 1-2 чакрымга хәтле сузылган. «Мин инде өч көнгә якын көтәм. Ягулык салу станциясенә барып бензин салыр өчен кичкә кадәр көтәргә туры килүе ихтимал», – дип сөйли чиратта торучыларның берсе.

Утрауда март аенда азык-төлек бәяләре 30 процентка арта. Биредәге халыкның төп ризыгы булган дөге бәясе 2019 елдан бирле 93 процентка арткан, дип хәбәр итә «Лента.ру». Тавык ите, ясмыкка да бәяләр югары күтәрелгән.

Сәламәтлек саклау, медицина өлкәсендә хәлләр тагын да мөшкелрәк. Даруларның 85 проценты чит илдән кайтартыла. Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында дарулар кайтару да авырлашкан.

Авыр хәлдә калган халык башта урамнарга чыга. Апрель башында дәүләт хакимияте әгъзаларының отставкага китүе турындагы гаризалары да протест белдерүчеләрне тынычландырмый. Май башында ук илнең башкаласына бронетехника кертәләр. Бәрелешләр башлана. Баш күтәрүчеләр президентны кризистан чыгу юлын таба алмауда гаепләп, отставкага китүен таләп итәләр. Кешеләр Шри-Ланка президенты Готабая Раджапаксының туганнарының резиденцияләрен вата, җимерә башлый. Протест белдерүчеләр идарә итүче партия әгъзаларыныкы булган 40 йортны, автомобиль һәм мотоциклларны яндырганнар. Протестлар барышында якынча 300 кеше зыян күргән һәм 9 кеше һәлак булган дип исәпләнә.

Президент резиденциясен 9 июль көнне протест белдерүчеләр басып ала һәм премьер-министрның шәхси йортын яндыралар.

Президент Готабая Раджапакса илдән качып китә һәм отставкага китүе турындагы хәбәрне электрон почта аша җибәрә. Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булып премьер-министр Ранил Викрамасингхе кала. Ул әлеге вазыйфаларны 13 июльдән башлап ил башлыгы сайланганчы башкарачак.

  • Кызыклы бер факт: Шри-Ланка президенты Мальдив утрауларына качып китә. Бу уңайдан, кайбер пабликларда – «мине дә эштән Мальдив утрауларына кусыннар иде», дигән шаяртулар барлыкка килде. Шри-Ланка президентының бу утрауларга качуы берничек тә туризм белән бәйле түгел, сәбәп бик гади – Мальдив Шри-Ланкага иң якын урнашкан илләрнең берсе.

Шри-Ланкадагы урам бәрелешләре вакытында 84 кешенең Коломбо хастаханәләренә озатыла. Вакытлыча президент вазыйфаларын башкаручы Викрамасингхе Шри-Ланкада гадәттән тыш хәл режимын һәм комендант сәгате тәртибен кертә.

Хәзерге вакытта илнең качып киткән президенты Раджапакса Сингапурда, диелә.

Бүген Шри-Ланка парламенты ил башлыгы итеп премьер-министр вазыйфаларын үтәгән Ранил Викрамасингхены сайлаган. Ул 2024 елга, ягъни гомумхалык сайлауларына кадәр Шри-Ланка Президенты булып торчак, дип яза «РБК». Яңа Президент кандидатурасын 225 депутаттан 134 депутат хуплаган.

Ранил Викрамасингхега 73 яшь, ул 2022 елның май аенда премьер-министр итеп билгеләнә. Сәясәтче инде моңа кадәр биш тапкыр премьер-министр итеп сайланган була.

Шри-Ланкадагы кризисның өч сәбәбе

«Россия в глобальной политике» басмасында Шри-Ланканың Россиядәге элекке илчесе Даян Джаятиллек белән интервью чыккан. Илче әлеге кризисны сәяси һәм икътисади дип атый. «Бер кешенең куллары белән ясалган кризис», – ди ул һәм илдәге кризиста гаепле дип президентны атый. Ул әлеге кризисның төп өч сәбәбен аерып күрсәтә:

  1. Президент кинәт кенә салымнарны киметте. Бу исә үз чиратында дәүләтнең кеременең кимүенә китерде.
  2. Президент – агронационалист. Ул импортны тыйды, шул исәптән сәнәгать товарларына да.
  3. Президент химик ашламалар куллануны тыйды. Бу – дөге җитештерүгә һәм чәй экспортына тискәре йогынты ясады.

Вәзгыятьнең катлаулануына бернинди сәяси тәҗрибәсе булмаган президент сайлануы һәм аның алты туганын министр итеп, бөтен хакимиятне үз кулына алуы да тәэсир иткән.

«Кризис бер-ике көндә генә бетми»

Шри-Ланкадагы вәзгыять турында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Роман Пеньковцев сөйләде:

Беренче чиратта Шри-Ланканың бай дәүләт булмавын әйтеп үтәргә кирәк. Ул үзен туризм, авыл хуҗалыгы хисабына тәэмин итә. Нефть, газ кебек чимал бу илгә читтән керә.

Бүгенге көндәге вәзгыять энергоресурслар белән булган проблема аркасында килеп чыкты. Ул инде күптән бар иде, җыелып килде. Быелгы елның апрель аенда проблемалар протест төсен алды. Башта барысы да ягулык-энергетика кризисы буларак башланды. Үз артыннан бу башка төрле проблемаларны китереп чыгарды. Әлеге икътисади проблемалар сәяси кризиска әйләнде. Дәүләт килеп туган икътисади кыенлыкларны тиз генә чишә алмады. Нәтиҗәдә, Шри-Ланка тышкы бурычы буенча дефолт игълан итте.

Шри-Ланка халкы, протест белдереп, урамга чыгарга мәҗбүр булды. Илдә гадәттән тыш хәл кертелеп, комендант сәгате билгеләнсә дә, халыкка карата артык катгый санкцияләр күренмәде. Дәүләт төрле илләр белән, шул исәптән РФ белән дә ягулык алу буенча сөйләшүләр алып барды. Ләкин бу чаралар хакимият көткән нәтиҗәләрне бирмәде. Нәтиҗәдә, июль аенда актив протест акцияләре кабынды һәм премьер-министр, берничә әйдәп баручы министрлар һәм ахырдан ил башлыгы да вазыйфаларыннан китәргә мәҗбүр булды.

Бүген дөньяның төрле почмакларында протест акцияләре кабынып ала. Дөнья аренасында Шри-Ланка алай зур әһәмияткә ия ил түгел. Ул – перифериядәге дәүләт.

Бүген Шри-Ланкадагы вакыйгаларның динамикасы турында сөйләве авыр. Вакытлыча Президент вазифаларын башкаручы кешенең әле конкрет гамәлләре күренмәде, кайсы якка юл тотачагы билгесез. Алдагы өч айны күзәтеп, шуны әйтергә була: Шри-Ланка хакимияте эзлекле, тәвәккәл эш йөртми.

Стабиль булмаган, табигате ягыннан кризислы илләр гражданнарының мондый акцияләре бер мизгелдә генә туктамый. Теләсә нинди кризисны, туктату, җайга салу өчен вакыт кирәк. Ул атна, ай да була ала. Хакимият алышынып, бер-ике көн үткәч үк, барлык проблемалар да җайга салыныр дип әйтеп булмый.

Энергоресурс өлкәсендә килеп туган кытлык проблемасы анда әле бүген дә хәл ителмәгән, – диде белгеч.

Шри-Ланкадагы хәлләр ничек тәэсир итәр?

Шри-Ланка – дөньяда чәй сату буенча икенче урында тора. (Беренче урында Кения). Кризис нәтиҗәсендә чәй җитештерү 30 процентка кимегән дип фаразлыйлар. Өстәвенә, Россиядә яфрак чәй яраталар, ә аның күпчелеген нәкъ менә Шри-Ланка җитештерә дә. (Кения Россиядә популяр булмаган гранулаштырган чәй сата).

Daily FT язуынча, Шри-Ланкадагы чәй җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе фабрикаларның атнасына 3-4 кенә көн эшләвен, калган вакытта кешеләрнең эшсез утыруын әйткән. Заводларга ягулык җитми.

«Росчайкофе» берлеге җитәкчесе Рамаз Чантурия әйтүенчә, Россиягә кертелгән чәй 10-30 процентка кимергә мөмкин. Шул рәвешчә, чәйгә бәяләр артырга мөмкин. Әмма әлегә элекке запаслар бар, чәйгә бәя сезон азагында – июль-августта артыр ди Чантурия. Шулай ук Россия базарында моңарчы күренмәгән Вьетнам чәйләренең артуы ихтимал, дип фаразлаган ул. Барысы да илдәге яңа хакимиятнең ни дәрәҗәдә нык булуыннан тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100