Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчүлек бәрәңгене утыртканчы яктыда үрдерергәме, әллә караңгыдамы?

news_top_970_100
Чәчүлек бәрәңгене утыртканчы яктыда үрдерергәме, әллә караңгыдамы?
"Татар-информ" архивы

Туфракка утыртканчы, бәрәңге бүлбеләрен үрдереп алу хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Болай эшләгәндә, авыруларны алдан ачыклап була, бүлбеләрнең корткычларга һәм вирусларга каршы торучанлыгы арта, бәрәңге кышкы йокыдан уяна. Моннан тыш, үрдереп утыртылган бәрәңге уңышны иртәрәк һәм мулрак бирә.

Бәрәңгене утыртырга бер ай – ай ярым алданрак үрдерә башлыйлар. Ләкин шытымнар бик зур булып үсмәсен.

Бәрәңгене үрдерүнең бер ысулы – бүлбеләрне караңгыда тоту. Бу – табигыйрак процесс, уңышны иртәрәк һәм күбрәк итеп җыярга теләүчеләр өчен.

Ләкин, караңгыда үрдергәндә, бәрәңгедә авырулар барлыкка килергә мөмкин, алар чәчүлектә күренәчәк. Авыру бүлбеләрне утыртмагыз.

Бәрәңгене якты урында тотып та үрдереп була. Бу очракта бүлбеләрдә соланин дигән матдә бүленеп чыга, ул нематода авыруыннан һәм каты корттан (проволочник) саклый. Ләкин колорадо коңгызына каршы тора торган итә алмый, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100