Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчүлек бәрәңгене кайчан үрдерә башларга?

news_top_970_100
Чәчүлек бәрәңгене кайчан үрдерә башларга?
https://pixabay.com/

Уңыш яхшы булсын өчен, чәчүлек бәрәңгене үрдереп утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бәрәңгене утыртыр алдыннан 1,5 ай алдан әзерли башлыйлар. Чәчүлекне җылы суда 3 сәгать чылаталар.  Аннары киптерәләр һәм үрдерә башлыйлар. Беренче шытым барлыкка килгәч, бәрәңгене температура 12 градус җылы булган балконга яки башка урынга күчерәләр. 

Бәрәңгене ачык туфракка утыртканда шытымнар 2-3 см булырга тиеш. 

Авыруларны профилактикалау өчен, бүлбеләрне марганцовка эремәсенә салып алалар (10 литр суга 1 г марганцовка алырга кирәк) яки бакыр купоросы эремәсендә чылаталар (15 литр суга бишәр грамм цинк сульфаты һәм бакыр купоросы салалар). Нинди эремә ясасагыз да, бүлбеләрне 2-3 минутка гына салып алырга кирәк.

Утыртыр алдыннан бәрәңгегә агач көле сибегез, аннары гадәти ысул белән утыртыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100