news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчләрне душ өчен гель белән юу нинди зыян китерә?

news_top

Чәчләрне юганда шампунь урынына душ өчен гель куллану кавык барлыкка килүгә һәм чәчләрнең вакытыннан алда коелуына китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-трихолог София Белаш сөйләде, дип яза «Радио1».

Аның сүзләренә караганда, башны душ өчен гель белән юганда чәчләр ялтырап тормый, тонык һәм уалучан була.

«Душ өчен гель һәм сыек сабынны чәчтән тулысынча юып бетереп булмый. Алар чәчтә элпә хасил итә. Шуның аркасында чәчләр чуала, ә баш тиресе гадәттәгедән тизрәк пычрана. Тизрәк майлану аркасында, ешрак юарга да туры килә», – ди Белаш.

Ул, мондый чаралар баш тиресендә корылык, кычыту барлыкка килү һәм чәчләрнең вакытыннан алда коелуына китерергә мөмкин, дип кисәтә.

Дерматолог Александра Филева, аерым препаратлар, шул исәптән кайбер антидепрессантлар да чәч коелуга сәбәпче булырга мөмкин, ди.

«Еш кына мондый препаратлар чәч тамырларын йокы фазасына кертә. Чәч коелу гадәттә терапия башланганнан соң берничә ай узгач күренә», – ди белгеч.

Мондый симптомнар барлыкка килгән очракта, Филева дозировканы яңадан карарга яки препаратның аналогын сайлау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Моннан тыш, чәчләрне ныгытуга һәм баланслы туклануга да игътибар итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар