news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Чәчләрен йолкып алган». Башкортстанда күршеләрнең эте 5 яшьлек кызны талап үтерә язган

news_top
«Чәчләрен йолкып алган». Башкортстанда күршеләрнең эте 5 яшьлек кызны талап үтерә язган
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Благовар районындагы бер авылда 13 июньдә көндез 5 яшьлек баланы эт талаган. Баланың анасы полициягә шалтыратып шул хакта әйткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Якынча белешмә буенча, 5 яшьлек кыз имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Кыз реанимациядә ята. Аның хәле уртача авыр хәлдә дип бәяләнә. Табиблар тешләгән урыннар булуын ачыклаган, башындагы чәчләре йолкып алынган. Операция ясалды», – дигән агентлыкның үз чыганагы.

Этнең хуҗасы булуы билгеле. Ул котыруга каршы вакцинация узган. Эт күршеләрнеке булган дигән белешмә бар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар