Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәчләре күбек ясый торган җайланмага чорналган». 11 яшьлек кыз бассейнда батып үлгән

news_top_970_100
«Чәчләре күбек ясый торган җайланмага чорналган». 11 яшьлек кыз бассейнда батып үлгән
https://t.me/chelprocrf, Чиләбе өлкәсе прокуратурасы

Чиләбе өлкәсендә термаль курортның экс-директорын 11 яшьлек кыз бала һәлак булган өчен хөкем итәчәкләр. Бассейн төбеннән баланы алып чыгу өчен чәчләрен кисәргә туры килгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Элеккеге директор хатынны иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү һәм, шул сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү өчен хөкем итәләр.

Фаҗига былтыр 23 февральдә була. Кыз бала бассейнда коена, аның чәчләре бассейн төбендәге тишекле металл дискка эләгә. Бу җайланма күбек ясый торган була. Кыз бала үзе котыла алмый һәм батып үлә.

Өлкәннәр балага аннары гына игътибар итә, ул чакта инде соң була.

 

Фото: © https://t.me/chelprocrf

Тикшерүчеләр термаль курорт эшчәнлегендә кагыйдә бозулар булуны ачыклый.

«Тикшерү белешмәсе буенча, гаепләнүче хатын-кыз үзе җитәкли торган комплекста бассейнда коенуның имин режимын тәэмин итмәгән. Су коенган чакта кыз бала чәчләре белән конструктив элементка эләгеп кала, ул тиешенчә беркетелмәгән була», – дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Владимир Шишков.

Төбәк прокурорының өлкән ярдәмчесе Наталья Мамаева сүзләренчә, бассейнда стажер коткаручылар эшли, аларның тиешле тәҗрибәсе булмый. Гадәттән тыш хәл ял көнендә килеп чыккан, бу көнне коткаручылар сменада күбрәк булырга тиеш. Моннан тыш, баланы табып, вакытында ярдәм күрсәтер өчен, дежур медперсонал да урында булмый, диелә хәбәрдә.

Былтыр «Комсомольская правда» язганча, кыз бала зур булмаган бассейн-джакузида үлә. «Кешеләр күп, берсе керә, башкалары чыга, беркем дә күрми. Бассейн тирән түгел, ләкин, күбек чыккач, төбе начар күренә», – дип сөйләгән шаһит хатын.

«Тикшерү версиясе буенча, кыз бала чумган, аның чәчләрен су ага торган урын суырып алган, аннары ул йөзеп чыга алмаган. Соңрак ачыкланганча, аның чәчләре күбек чыгара торган генераторга чорналган. Генераторда баланың чәчләре өзелеп калган», – диелә бу хәбәрдә.

«Без бассейннан киттек, аннары башка ял итүчеләрдән белеп алдык. Гадәттән тыш хәлдән соң, бассейнны сүндергәннәр, ләкин башкаларында кешеләр коенуын дәвам иткән. «Ашыгыч ярдәм» чакырганнар, ләкин коткара алмаганнар», – дип сөйли бер хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100