Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә югалып торуы хакында: «Имеш-мимешләр йөри башлады...»

news_top_970_100
Чәчкә югалып торуы хакында: «Имеш-мимешләр йөри башлады...»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Җырчы Чәчкә авырлы вакытында һәм икенче кызы дөньяга килгәч, социаль челтәрләрдәге сәхифәсен бик актив алып бара башлаган иде. Ләкин соңгы вакытта дуслары җырчыны тәмам югалттылар. Чәчкә 3 ай буе социаль челтәрләрдән башка яшәгән икән. Хәзер исә виртуаль тормышка кире кайтып, «подписчикларын» сәламләгән.

«Дуслар, мине югалттыгызмы? Алайса минем турыда әллә нинди имеш-мимешләр йөри башлады. Әйе, социаль челтәрләрдән 3 ай ял иттем. Эшләремне карадым, бала белән шөгыльләндем. Борчылып язган өчен бик зур рәхмәт. Минем белән барысы да бик әйбәт.

Кичә минем туган көнем иде. Мин аның турында язмадым. Истә тотып котлаган өчен, бүләкләр өчен бик зур рәхмәт. Барыгызны да яратам», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100