Җырчы Чәчкә социаль челтәрләрдә сәламәтлеге белән бәйле проблемалары турында сөйләде.
Хәл юк, арыдым дип, хәйран вакыт йөрдем. Чәчләрем дә күп коелды. Башым гел әйләнә иде. Күп төрле анализлар бирдем. Барысы да организмда ферретин күләме түбән булу белән бәйле булып чыкты, – ди ул.
Хәзерге вакытта артист дәвалау курсы уза.
«Капельницалар» алып йөрим менә хәзер. Бу видеоны үземне жәлләтү өчен түгел, ә сәламәтлегегезне вакытында кайгыртыгыз, анализларны вакытында бирегез дип куйдым. Барыбыз да сәламәт булыйк, – дип мөрәҗәгать иткән ул дусларына.
Социаль челтәрдәге дуслары аңа сәламәтлек теләгән. Авыруның төп сәбәбен эзләргә киңәш иткәннәр. «Ферритин болай гына түбән була алмый, сәбәбен эзләргә кирәк». «Сәбәбен ачыкламасагыз, тимер күләме дә төшәчәк. Организмыгызны тулысынча тикшерегез», – диләр аңа.
«Мин дә шулай дим. Яз, көз тикшеренү кирәк тә бит. Бушлай дәваханәләрдәге мөнәсәбәт туктатып кала. Түләүлеләргә гел йөреп булмый. Әле менә колоноскопия узармын дигән идем, наркоз белән 14 мең сум, диделәр. Пенсияң 19 мең булса, яхшы вакытларны көтеп утырырга гына кала», – дип, зар белдерүчеләр дә табылган.
Фото: © Чәчкәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән