Татар эстрадасының популяр җырчысы Чәчкә бүгенге көндә гаиләсе белән диңгездә ял итә. Тамашачысына кояшлы сәламнәр юллап, җырчы бик тә интригалы пост урнаштырган.
«Хәерле кичләр, дуслар! Бик тиздән сөенечле, шул ук вакытта минем өчен бик дулкынландыргыч яңалыгым белән бүлешәчәкмен... Нинди хәбәр дип уйлыйсыз?» – дип язган артист үзенең аккаунтында.
Әлеге пост янында фикер алышулар да башланган. Тамашачыларның бер өлеше уйлавынча, Чәчкә бәби көтә һәм тиздән гаиләсенең ишәячәген хәбәр итәргә җыена. «Бейбик дип уйлыйм», «Бала көтәсез», «Тагын бер тапкыр әти-әни булачаксыз, ахры», - диләр алар.
Икенче төркем исә җырчы иҗади планнары белән уртаклашачак дигән уйда. Алар фикеренчә, Чәчкә зур сольный концертка әзерләнә яки өр-яңа хитын тәкъдим итмәкче.
Ә сез ничек уйлыйсыз?