Җырчы Чәчкә үзенең сәхифәсендә яшьлек чорларында авылда кибетче булып эшләгәне хакында сөйләгән. Артист сүзләренчә, авыл кибете – ул товар сата торган урын гына түгел, ә бөтен авылның социаль һәм мәдәни үзәге дә.
«Авылда сатучы булып та эшләдем бит әле мин. Шуннан кайбер кызыклы хатирәләрне сөйләп үтәм.
Син кибеттәге сатучы гына түгел – грузчик та, җыештыручы да, хисапчы да.
Һәр кибеттә тылсымлы «бурыч дәфтәре» була! Бездә ул әле дә исән! Бөтен авыл синең белән дус, кирәгең чыгуы мөмкин бит.
Атна саен диярлек «санпин» машинасы килеп җанны корыта.
Кич, көтү кайтканчы, яшьләр «заказ» әйтеп калдыр. Кара пакетка «тегесен-монысын» җыеп, әзерләп куясың. Клубка чыкканда кереп алалар.
Тагын бик күп төрле маҗаралар, алары соңрак, – дип, сөйләргә вәгъдә итә Чәчкә.