news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкә сагыз ябышса, нишләргә?

news_top
Чәчкә сагыз ябышса, нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Баланың чәченә сагыз ябышса, кайчыга тотынырга ашыкмагыз. Киңәшләр сайтында 2 ярдәм ысулы чыкты.

Аш серкәсендәге кислота сагызны эретә, димәк, аны чәчтән аралап алу уңайлырак булачак. Сагыз ябышкан урынны аш серкәсе белән чылатыгыз, берничә минут көтеп торыгыз. Аннары сагызны тарак белән акрын гына чистартыгыз.

Май белән дә сагызны чистартып була. Мамык тампоннары һәм үсемлек мае алыгыз. Мамыкны май белән чылатып, сагыз ябышкан урынга куегыз. Бераздан сагыз йомшарыр. Шуннан соң җайлап кына чәчләрне аралап, сагызны алыгыз.

Сагызны чистартып бетергәч, чәчне яхшылап юарга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар