news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкә: «Ниһаять, озын паузадан соң...»

news_top

Икенчегә әни булганнан соң шактый вакыт социаль челтәрләрдән һәм иҗат мәйданыннан югалып торган җырчы Чәчкә янә тамашачылары һәм язылучылары белән элемтәдә. Җырчы үзенең өр-яңа җырын тәкъдим итте. Дөрес, әлегә фикер алышу өчен артистның шәхси сәхифәсенә җырның бер өлеше генә урнаштырылган.

«Ниһаять, озын паузадан соң, яңа җыр яздым. Тыңлап карагыз әле. Фикерләрегезне көтәм. ә исемен бергә сайлыйк», – дип язган ул.

«Һәрвакыттагыча, моң чишмәсе. Көтәбез бу җырны», «Шәп», – дип уңай бәя биргән артистның иҗат җимешенә язылучылары. Алар: «Гүзәл яшьлек», «Узган яшьлек», «Кулларымда алсу гөлләрем», – дигән исемнәр дә тәкъдим иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар