Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә: «Кайнанам белән икәү 2 ай аерма белән бала таптык»

news_top_970_100
Чәчкә: «Кайнанам белән икәү 2 ай аерма белән бала таптык»
Фото: Чәчкәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Чәчкә иренең 7 яшькә яшьрәк булуы, кайнанасы белән бер вакытта көмәнле булуы, олы кызына ни өчен Весна дип кушулары турында сөйләде.

«Башта бала булмады. Хатын-кыз буларак үземне камилләшмәгән кебек тоя идем. Эчтән нык борчыла идем. Ул – минем бик көтеп алынган балам. Аны 31 яшьтә таптым. Шул вакытта күңелемә яз килде, хатын-кыз буларак ачылдым. Бала көткән вакытта ирем белән сериал караган идек. Шундагы героиняның исеме Весна иде, күңелебезгә хуш килде. Кызыбызга Весна дип куштык. Ә икенче кызыбыз яз туды бит инде, мин аңа карадым да, күңелемә Майя дигән исем килде дә, кушып та куйдым.

Минем кайнанам кызын соңрак тапты. Яшьләре дә бар иде инде. 2 ай аерма белән таптык, иремнең сеңлесе белән безнең кыз бергә уйнап үстеләр, дисәң дә була, бергә мәктәпкә киттеләр. Без аларга кунакка бардык та «бәби көтәбез» дип яңалык әйттеләр. Мин шунда «алар да бала көтә, нишләп минем балам юк» дип уйлаган идем. Үзем ул вакытта көмәнле булганмын.

Ирем белән яшь аермасы 7 ел булса да, ике якта да безнең никахка каршы килүче булмады. 3 ел балабыз булмаганда, без егет белән кыз кебек яшәдек. Элегрәк яшь аермасы сизелә кебек иде, бер-береңә яраклашу дигән әйбер бар бит, хәзер инде бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100