Шактый озак вакытлар күз уңыннан югалып торган Чәчкә янә эстрадага кайтырга уйлый. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.
«3 елга сузылган иҗади тынлыктан соң, янәдән сәхнәгә кайтам! Беләм, югалткансыз - сораулар, матур эчтәлекле хатлар килә, журналистлар яза. Ләкин мин әлегә бу хакта ачылып сөйли алмыйм. Барысының үз вакыты... Бу вакыт эчендә тормышымда зур үзгәрешләр булды — гаилә, балалар, «Веснушки» студиясе эшчәнлеге, өй мәшәкатьләре. Ләкин музыка мине беркайчан да калдырмады. Гитарамны кулга алган саен яңа көйләр, яңа уйлар туды... Мин сезнең янга яңа сулыш, яңа җырлар белән кайтам. Яңалыкларым белән бүлешеп барырмын, иҗат юлымда юлдашчы булсагызчы...» – дип яза ул.