Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәченнән сөйрәп йөртә». Исереп йөрүче әни 9 яшьлек отличник улын ачлыктан интектергән

news_top_970_100
«Чәченнән сөйрәп йөртә». Исереп йөрүче әни 9 яшьлек отличник улын ачлыктан интектергән
"Татар-информ" архивы

Чиләбе өлкәсендә исереп йөрүче хатын 9 яшьлек улын кыйный, ачлыктан интектерә. Аны хәзер ана булу хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда Ural Mash каналына сылтама белән Лайф хәбәр итте.

Малайның отличник булуы да билгеле. 

Әлеге вакыйга Береговой бистәсендә була. Малай мәктәптә бик яхшы укый, ләкин өйдә аның үзен дә, яхшы билгеләрен дә бәяләмиләр. Малай атасын бөтенләй белми, әнисе бик эчә һәм улына гел кычкыра. Гаиләдәге бу хәлләрне әби белән бабай гына белә. Алары оныкны үзләренә алмакчы була, ләкин анасы бөтен ысуллар белән моңа каршы тора.

Талашкан чакта, әни кеше улын чәчләреннән сөйрәп йөртә, аннары малай күршеләргә кереп кача. Ул күршеләрдә берничә көн яши.

Күршеләр хокук саклаучыларга хәбәр итә. Хәзер бу эшне полиция тикшерә. Әнисен ана булу хокукыннан мәхрүм итсәләр, аңа опеканы бабасы белән әбисе рәсмиләштерәчәк. Хәзер малай ярдәм үзәгендә яши, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100