Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәченнән йолкып алып китте, еладым, ялвардым». 6 яшьлек кызны балта белән үтергәннәр

news_top_970_100
«Чәченнән йолкып алып китте, еладым, ялвардым». 6 яшьлек кызны балта белән үтергәннәр
Фото: https://krk.sledcom.ru/

Красноярск краенда 59 яшьлек ир-атны 6 яшьлек кызны үтерүдә гаепле дип таптылар. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 2023 елның сентябрендә Тагара авылында була. 42 яшьлек хатын Виталий исемле ир-ат янына салып утырырга килә. 6 яшьлек кызын да үзе белән ала. Аны калдырырга кеше булмый.

Кич белән кыз өйгә кайтасы килеп, көйсезләнә башлый. Исерек хуҗаның моңа ачуы чыга. Аннары ул акылдан язган кебек була, әллә ниләр сөйли. Кунак хатын моннан качарга кирәклеген аңлый. Ләкин соң була...

Ир-ат кызны «монстр» ди, «балта белән чабарга кирәк» дип сөйләнә. «Ул монстрларны үтерергә кирәк, – диде. – Башта кызның башына 2 тапкыр сугарга кирәк, исән калса – монстр була, ди. Мин еладым, ялвардым», – дип сөйли кунак хатын.

Хуҗа ир-ат кыз баланы чәченнән йолкып ала, агач койма янына алып бара. Балта белән баланың башына 3 тапкыр бәрә. Хатын кызын яклап карый, ләкин көчле һәм акылдан язган ир-атка каршы тора алмый, үзе дә имгәнә. Ир-ат хатынның да башына суга.

Аннары Виталий балтасын ташлый. Хатын улына шалтырата, ул баланы хастаханәгә алып китә, тик кыз аңына килмичә үлә.

Виталий аңына килгәч, гаебен танымый, ул баланың анасын гаепли. Ләкин тупланган дәлилләр нигезендә суд аны «гаепле» дип таба. Аны 19 елга каты режимлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 июль 2024
    Исемсез
    Татар кешеләре арасында Аллага шокер, андый эчкечелек юк инде, ана кешеләр алай йөрмиләр
  • 10 июль 2024
    Исемсез
    19 елдан соң тагын кемнең гомерен өзәр бу хәсис
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100