Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәченә ут төрткән, битенә тәмәке төпчеге баскан». Укучы кызны ике үсмер кыз кыйнаган

news_top_970_100
«Чәченә ут төрткән, битенә тәмәке төпчеге баскан». Укучы кызны ике үсмер кыз кыйнаган
https://pixabay.com/

Бурятиядә 15 яшьлек кызны башка ике кыз вәхшиләрчә кыйнаган. Әлеге эшне тикшерүне Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Вакыйга Улан-Удэ шәһәренең Кирзавод районында була. А. исемле кызны кыйнаган мизгел төшерелгән видеоролик социаль челтәр кулланучыларны шок хәленә китерә.

Кадрларда 15 яшьлек А.ны 17 яшьлек студент кыз С. һәм аның 15 яшьлек иптәш кызы Д. кыйнавы күренә. С. белән Д. корбанының башына һәм гәүдәсенә таяк белән бәрә, киемнәрен салдыралар һәм ертып ташлыйлар. Аннары кыйнаучылар качып китә.

Соңрак җинаятьнең тагын куркынычрак булуы ачыклана. А.ны берничә сәгать мәсхәрәләгәннәр. Башта вәхши кызлар А.ны сәнәгать базасы территориясенә алып бара. Биредә алар А.ны чишендерә, кыйный башлыйлар. С. белән Д.ны узып баручы кеше куркыта. Шуннан соң мескен А.ны ташландык фатирга алып китәләр, анда тагын да вәхширәк мәсхәрәлиләр. Аның эчке киемнәрен салдыралар, чәчләренә зажигалка белән ут төртәләр, тәмәке төпчеге белән битенә басалар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Җәзалап туйгач, шәрә А.ны тукталышка илтеп ыргыталар. Аны узып баручы кеше коткара, өстенә киемнәр бирә, таксига утыртып өенә кайтарып куя.

Вәхши кызларны да бик тиз табалар. Кыйналган А. 17 яшьлек кыз С. белән таныш була. Алар бу вакыйга алдыннан гына танышкан. А. үзен ник кыйнаганнарын да аңлата алмый.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100