Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәчен төбеннән умырып алды». Сәүдә үзәгендә 9 ай йөкле хатынны кыйнаганнар

news_top_970_100

Кемерово шәһәрендә сәүдә үзәгендә җыештыручы булып эшләүче хатын сатып алучыга һөҗүм итә. Сатып алучы хатын 9 ай йөкле була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вакыйга 3 декабрьдә була. Зыян күчүче 26 яшьлек хатын Кемеровода яши. Ул бәдрәфкә керә, бу вакытта анда җыештыручы хатын эшли. Ул йөкле хатынны куып чыгарырга маташа. Йөкле хатын бәдрәфтән чыга, ишекне каты итеп яба. Җыештыручы хатын ярсый, йөкле хатынга йодрыклары белән ташлана, битенә йодрыгы белән суга, чәчен төбеннән умырып ала. Йөкле хатын өзеп алынган чәчләрен күрсәтеп фото төшерә һәм социаль челтәрләрдә күрсәтә. Аның йөзендә кан таплары да күренә.

Зыян күрүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кемерово буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, вакыйганың шаһитларын эзлиләр. Йөкле хатынга судмедэкспертизага юллама биргәннәр.

Җыештыручы хатынга 41 яшь, ул йөкле хатынның корсагын күрмәгәнен, аның үзенә һөҗүм итүләрен әйтә.

Бәдрәфтә ни булганын хәзер хокук саклаучылар ачыклый, Тикшерү комитеты да эшкә кушылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100