Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәкле кабартма рецепты

news_top_970_100
Чәчәкле кабартма рецепты
Тәслия Галиева

Баулы районының Салих авылында яшәүче Тәслия Галиевадан чәчәкле кабартма пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

«Һәр хуҗабикәнең үзе белеп кенә, тиз генә әзерли торган камыр ашлары бар. Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева да үзенең чәчәкле кабартма пешерү серләре белән уртаклашты», – дип яза «Баулы-информ».

 

Фото: © Тәслия Галиева

«Аны пешерер өчен ярты литр авыл катыгына 3-4 йомырка, ярты чәй калагы чәй содасы, 1 чәй калагы тоз, ярты чәй калагы шикәр комы салып яхшы гына болгатабыз да йомшак кына итеп камыр басабыз. Әзрәк камырны ял иттергәч, җәеп, түгәрәкләп кисеп, читләрен 5-6га кисеп чыккач, чеметеп, чәчәк формасын ясыйбыз. Аннары кайнар сыек майда ике ягын да кыздырабыз. Бу рецептны миңа мәрхүм кайнанам алар йортына килен булып төшкәч өйрәткән иде», –дип сөйләгән тамашачы.

Хуҗабикә сүзләренчә, әлеге чәчәкле кабартмалар кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Аеруча балалар ярата. Чәй янына җаның теләгән кайнатма яки куертылган сөт (сгущенка) белән бирергә мөмкин.

 

Фото: © Тәслия Галиева

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100