Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәчәккә карап, мине искә алырсыз»: һәлак булган Актаныш районы егетен якыннары искә ала

Татарстанның Актаныш районыннан Азат Тимеров, өлешчә мобилизация башлангач, махсус хәрби операциягә китә. Ул яралана, ләкин аякка баса һәм алгы сафка кире кайта. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен, хәрби хезмәткәр «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

news_top_970_100
«Чәчәккә карап, мине искә алырсыз»: һәлак булган Актаныш районы егетен якыннары искә ала

Актаныш районы Герое Азат Тимеров 1986 елның 21 ноябрендә Такталачык авылында туган. Шушында мәктәп тәмамлы. Укытучылар аны артист һәм шул ук вакытта тыйнак укучы буларак искә алалар.

«Азатны мин татар теле һәм әдәбиятыннан 6нчы сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка кадәр укыттым. Азат тыйнак, акыллы, тыңлаучан егет буларак истә калды», – дип сөйләде аның турында Такталачык мәктәбе укытучысы Альбина Шаемова.

Педагог 1нче сыйныфтан Азатны «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленә әзерләгән.

«Мин аның беренче шигырен хәтерлим, чөнки мин аны үзем яздым: «Күктә – йолдыз, ә җирдә – мин. Әйдә, монда күтәрел!» 11нче сыйныфка кадәр Азат конферансье, нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясады», – ди укытучысы.

Альбина Шаемова Азатның чыгарылыш кичәсендә бүләк иткән чәчәкләрен саклый. Ул: «Бу чәчәк озын булып үсәчәк, һәм Сез, аңа карагач, һәрвакыт мине искә алырсыз», – диде.

«Бу чәчәк әле дә минем өемдә Азат истәлеге булып үсә», – ди укытучы.

Фото: © Ләйсән Газизова

Азат яралана, ләкин сәламәтләнә һәм сафка кабат китә ала

2007-2008 елларда Азат РФ Кораллы Көчләрендә хезмәттә була. Аннары Киров авылында, Актаныш сөт комбинатында электрик булып эшли. 2022 елның 27 октябрендә, тагын 3 хезмәттәше белән бергә, махсус операциягә чакырыла. Алар барысы бергә Ватанны саклау өчен алгы сызыкка китәләр. 430нчы полкка эләгәләр.

Эш сөючән һәм саф күңелле егетне комбинат җитәкчеләре онытмый. Алар Азатның әнисе Айсылу Тимерова янына киләләр, аңа ярдәм итәләр. Ә район администрациясе күптән түгел генә хәрбинең әнисенә утын китерүне оештыра.

Фото: © Ләйсән Газизова

Азатлык өчен бәрелештә Азат каты яралана. Дәвалану һәм реабилитациядән соң, ул туган авылына кыска вакытлы ялга кайта. Ул әнисенә ярдәм итә, туган йортын һәм ишегалдын рәткә китерә.

Айсылу Тимерова әйтүенчә, аның улы киләчәк турында якты хыяллар белән яшәгән, туганнары һәм дуслары белән яхшы аралашкан.

Азат хатыны белән аерылышкан була, әмма аның белән даими аралашкан, бигрәк тә кечкенә кызын бик яраткан. Аның «Барысы да минем кызым өчен!» дигән сүзләрен авылдашлары әле дә искә ала.

Ял иткәннән соң, хәрби кабат алгы сызыкка китә. Аның кайтуы соңгысы булыр дип, беркем дә уйламаган.

2023 елның 30 декабрендә Азат Тимеров дошман белән чираттагы бәрелеш вакытында һәлак була.

Фото: © Ләйсән Газизова

«Такталачык авылыннан махсус операциядә 8 хәрби катнаша. Ике егетебезнең – Азат Тимеров һәм Тимур Әюповның – үлеме авыл һәм район халкын тетрәндерде», – дип сөйләде Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.

Мәктәптә сугышчылар истәлегенә мемориаль такта куелган. Тантанада мәктәп укучылары, укытучылар һәм район җитәкчелеге, сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашты.

Фото: © Ләйсән Газизова

«Без сезнең алда баш иябез»

Президент Владимир Путин Указы белән, яу кырындагы батырлыгы өчен, сугышчы «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

Район башлыгы Ленар Зарипов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада бүләкне Азат Тимеровның хатыны һәм кызына тапшырды. Ул сәхнәдә матур күлмәк кигән кечкенә кызны бүләкләр белән сөендерде.

Бәйрәмдә булган барлык хатын-кызлар, әлеге гаиләгә хөрмәт күрсәтеп, басып алкышладылар.

Фото: © Ләйсән Газизова

Ленар Зарипов, батыр ир-атлар тәрбияләгәннәре өчен, улларын Ватанны сакларга җибәргән әниләргә рәхмәт белдерде.

«Залда солдатларыбызның әниләре, хатыннары, балалары, туганнары һәм якыннары утыра. Хәрбиләребез, тынычлыгыбызны саклап, үз гомерләрен кызганмыйча, җиңүне якынайтып батырлыклар башкара. Без сезнең алда баш иябез. Безнең егетләр туган илләренә исән-имин әйләнеп кайтсын, безнең беребезгә дә кайгы күрергә язмасын. Авыр тормыш хәлендә калган ата-аналарга бу авырлыкларны кичерергә Аллаһ ярдәм итсен», – диде район җитәкчесе.

Фото: © Ләйсән Газизова

Украинада махсус хәрби операция, РФ Президенты Владимир Путин карары белән, 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Материал Ләйсән Газизова ярдәме белән әзерләнде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100