Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк серкәсе (пыльца) ир-атларга һәм хатын-кызларга нинди чирләр булганда файдалы?

news_top_970_100
Чәчәк серкәсе (пыльца) ир-атларга һәм хатын-кызларга нинди чирләр булганда файдалы?
Фото: Гөлүзә Василова

Чәчәк серкәсенең (пыльца, обножка) нинди файдалы үзлекләре булуын аңлау өчен, башта аның нинди продукт икәнен ачыкларга кирәк. Ул – бал кортлары тәпиләрендәге махсус «кәрзиннәр»гә салып алып кайткан чәчәк серкәсе. Бал кортлары серкәне төрле үсемлекләрдән җыя һәм аны үзләренең махсус субстраты белән эшкәртә.

Чәчәк серкәсе формасы буенча энә башы зурлыгындагы яки бераз зуррак төрле төстәге кечкенә шарчыкларны хәтерләтә. Төсләрнең төрлелеге серкәләрнең төрле үсемлекләрдән җыелуы белән аңлатыла. Тәме буенча татлырак продукт. Кайчакта җиңелчә әчкелтем дә булырга мөмкин. Тагын сизелер-сизелмәс төсләр серкә җыелган үсемлекләрнең төренә бәйле.

Фото: © Гөлүзә Василова

Чәчәк серкәсенең составында организмны тиешле көч, сәламәтлек белән туендыра, җимерүче факторлардан нәтиҗәле саклый торган 50дән артык матдә бар. Аның составына керә торган кайбер файдалы матдәләрне санап китәргә кирәк:

• В, С, Е, А төркеме витаминнары;

• фенокислоталар һәм флавонидлар;

• аминокислоталар;

• полисахаридлар, дисахаридлар;

• азык җепселләре;

• крахмал;

• минераль матдәләр.

Асылда, бу серкә составында кеше организмы өчен файдалы булган Менделеев таблицасының бөтен элементлары диярлек бар. Составның бай булуы бал кортларының серкә җыю урынына һәм үсемлекләрнең сортларына бәйле.

Витаминнар, минераллар һәм биоактив матдәләрнең бай булуы чәчәк серкәсен ашаганда бик күп уңай нәтиҗәләр барлыкка килергә ярдәм итә. Бу продуктның түбәндәге үзлекләрен билгеләп үтәргә кирәк:

• зарарсызландыру, ялкынсынуга каршы тәэсир итү;

• иммуномодуляцияләү эффекты;

• шешкә каршы активлык;

• яшәртү эффекты;

• үт куу тәэсире.

Дару үләннәренең төрле сортларыннан җыелган серкәне юнәлешле терапия өчен, шулай ук хроник авыруларны профилактикалау өчен кулланылырга мөмкин. Халык табиблары чәчәк серкәсенең ир-ат һәм хатын-кыз организмына зур файда китерүен билгелиләр. Эш шунда ки, бу продуктта бик күп матдәләр бар, алар кешенең репродуктив системасына уңай йогынты ясый:

• репродуктив күзәнәкләрне активлаштыра;

• организмның җенси функциясен торгыза;

• балага узу һәм бала күтәрү өчен уңайлы фон булдыра.

Фото: © Гөлүзә Василова

Француз галимнәренең мәгълүматлары буенча, чәчәк серкәсе ирләрдә простата һәм импотенцияне дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә. Алар фикеренчә, 45 яшьтән узган һәр ир кеше көн саен чәчәк серкәсе кабул итәргә тиеш.

Ир-атларга умарта серкәсе организмны көндәлек стресстан һәм артык киеренкелектән саклау планында файдалы. Бу продукт ныгыта, көчен кайтара. Умарта серкәсе нерв системасын саклау, йөрәк мускулларын ныгыту, кан булдыру эшен яхшырту өчен файдалы.

Хатын-кызлар бу продуктның күрем чорында һәм климакста тәэсирен бәяләячәк. Чәчәк серкәсен даими кулланып, нерв системасын ныгытырга һәм стресска чыдам психологик фон булдырырга мөмкин.

Аны еш кына балаларга иммунитетны саклау һәм торгызу максатыннан бирәләр (шул ук вакытта табиб консультациясе кирәк). Кайгыртучан ата-аналар үз һәм балалар организмын кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) һәм салкын тию сезонында гына түгел, алдан ук ныгытуны өстен күрә. Бу – вируслы һәм бактериаль инфекцияләрдән сакланырга ярдәм итә. Шулай ук серкә бик яхшы тернәкләндерүче чара булып тора, ул салкын тию яки башка йогышлы авырулардан организмга ярдәм итәчәк.

Фото: © Гөлүзә Василова

Умартачылык продуктларында бал кортлары организмында җитештерелә торган кайбер ферментлар бар. Тулаем алганда, болар – бик файдалы матдәләр. Әмма күп кенә кешеләрдә бу азык компонентларына аллергия бар. Чәчәк серкәсе – умартачылыкның иң аз аллерген продукты дип санала. Әмма умартачылык продуктларына аллергия булган очракта серкәдән авыз итәргә кирәкми.

Шулай ук аллергик реакцияләргә кешеләргә, умарта серкәсен куллану турында карар кабул иткәнче, профильле белгеч белән консультация узарга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу продуктны кан авыруларыннан интегүче затларга (начар оешучанлык); авыр бавыр патологияләре булган пациентларга, 3 яшькә кадәрге балаларга, шикәр чире булган кешеләргә (саклык белән һәм сахароза, фруктоза микъдарын исәпкә алып) кулланырга киңәш ителми.

Теләсә нинди хроник һәм кискен халәтләрдә умарта серкәсен азык максатларында куллану мөмкинлеге турында белгеч белән киңәшләшергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100