Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк бүләк итмисең, дип гаепләгәннән соң, ире хатынын кыйнап үтергән

news_top_970_100
Чәчәк бүләк итмисең, дип гаепләгәннән соң, ире хатынын кыйнап үтергән
zhizn.ru/@t.me/don_mash

Новочеркасскида (Ростов өлкәсе) ире хатынының шелтәләве һәм бүләкләр бирмәвенә зарланган өчен балта сабы белән кыйнап үтергән. Бу хакта «Жизнь» басмасы хәбәр итә.

Фаҗигале вакыйга болайрак булган. Игорь Домашних Ростов төзәтү колониясендә талауда катнашкан өчен утырганда, Ольга белән таныша. Алар бик озак вакыт язышканнар, Ольга аны көткән. Игорь чыкканнан соң, алар туй ясыйлар.

Берничә көн элек хатыны демонстратив рәвештә киенә дә каядыр чыгып китә. Аннары иренә дәгъва белән чит машина һәм чәчәк кибете янында төшкән фото җибәрә. Янәсе, аның хатынын тотып калырга соңгы мөмкинлеге бар. Игорь моны котырту дип уйламый. Ул Ольга аңа хыянәт иткән дип уйлый.

Хатыны кайткач, ярсыган көнче ир аны кыйный башлый. Ә соңыннан иң куркынычы була: Игорь балта ала да Ольганың башына суга. Хатын шунда ук үлә. Нәрсә эшләгәнен аңлап, ир-ат чыгып кача. Тиздән аны тоткарлыйлар. Эшне Тикшерү комитеты тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100