news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә?

news_top
Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә?
ru.freepik.com

Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чәчәк атып бетергән ботакта калган корыган таҗларны кул белән алгалап барыгыз. Коры һәм шиңгән чәчәкләр ямьсез дә, гөлнең туклыклы матдәләрен дә суырып утыра.

Ирис чәчәк атып бетергәч, чәчәк ботагын бөтенләй кисеп ташлагыз. Юкса бөтен чәчәк куагы авырырга, черергә мөмкин. Киселгән ботаклардан компост ясарга була.

Чәчәк атып бетергәч, ириснең яфракларын кисәсе түгел, бары тик чәчәк аткан ботакларны гына – шуны истә тотыгыз. Яшел яфраклар исә клумбаны матур итеп тота, чәчәк тамырларына кояш энергиясен илтә. Ирис – күпьеллык чәчәк, аның тамырларына көч җыярга кирәк.

Коры һәм черек яфракларны өзеп торыгыз. Сезон азагында гына бөтен яфракларны кисеп ташларга кирәк була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар