Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк атып бетергәч, лаләләрне нишләтергә?

news_top_970_100
Чәчәк атып бетергәч, лаләләрне нишләтергә?
https://pixabay.com/

Чәчәк атып бетергән лалә чәчәкләрен карау ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Чәчәкләр коелгач, сабак башындагы орлык тартмасын кул белән сындырырга яки кисеп алырга кирәк. Болай иткәч, чәчәк суганчасы орлыкка көч сарыф итмәскә икәнен аңлый.

Коры һава булса, чәчәккә әле тагын ике атна чамасы су сибеп торырга. Калийлы ашлама кертергә була, азотлыны сипмәгез.

Лалә яфраклары һәм сабагы саргайгач, аларны җиргә якын итеп кисеп ташларга.

Суганчаны ике-өч елга бер тапкыр казып алырга, чистартып, күләгәдә киптереп алырга һәм катыргы тартмага салып сакларга кирәк. Температура 17 градус тирәсе булырга тиеш. Аннары көзен кабат түтәлгә чыгарып утыртасы була. Болай эшләмәсәң, елдан-ел суганчалар җиргә бата бара, аларга тишелеп чыгу бик авыр була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100