news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчәк ату чорында аллергияле кешеләрне дистанцион эшкә күчерергә тәкъдим иттеләр

news_top

Бу язда, белгечләр фаразлары буенча, һавада серкә (пыльца) күләме югары булачак, бу аллергиядән интегүче кешеләрнең тормышын шактый катлауландырырга мөмкин. Самара депутаты Роман Маркаров поллиноз белән авыручыларны вакытлыча дистанцион эш форматына күчерергә тәкъдим итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Аның сүзләренчә, дистанцион эш киң таралган чор тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге форматны максатчан рәвештә — үсемлекләр актив чәчәк аткан вакытта — кулланырга мөмкин.

Ул депутатларның кеше һәм аның сәламәтлегенә юнәлтелгән заманча хезмәт мөнәсәбәтләрен яклавын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, аллергияле кешеләр өчен вакытлы дистанцион эш — гади һәм нәтиҗәле чара. Бу алым хезмәткәрләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә файдалы, чөнки ул авыру буенча бирелә торган яллар санын киметергә һәм хезмәт нәтиҗәлелеген сакларга ярдәм итә.

Моннан тыш, Маркаров киңрәк чаралар кирәклеген дә ассызыклады. Ул шәһәрләрне дөрес яшелләндерүне үстерү, аллергияле кешеләр өчен заманча дәвалану мөмкинлекләрен тәэмин итү, шулай ук чәчәк ату чорында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен имтихан тапшыру шартларын уңайлы итү мөһим дип саный.

Аның бәяләвенчә, мондый чаралар кешеләргә йөкләнешне киметергә һәм көндәлек тормышны уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар