Бәрәңге утыртканга ике ай ярымлап вакыт үтте. Быел алар, башка еллардагы кебек, шаулап чәчәк атмады. Июнь уртасындагы кыраулар төшкәндә чәчәккә бөреләнгәннәр иде, бик сирәкләре генә ачылды. Күрәсең, бөреләренә салкын тиде. «Ватаным Татарстан» шул хакта белгечләрдән киңәшләр сорашкан.
Балтач районында бәрәңге үстерүче бердәнбер «Татарстан» хуҗалыгының баш агрономы Фирдүс Хәкимов аңлатмасы:
«Безнең басулар да берьюлы, күпләп чәчәк атмады. Бәрәңге уңышына зыяны юк инде аның. Башка шартлары уңай килү кирәк. Алданрак утырткан участокка кырау шактый зыян салган иде. Яфрактан микроэлементлар белән тукландыру үз эшен эшләде, бик тиз тернәкләнеп киттеләр. Бәрәңгене бит хәзер, элекке кебек, «утырттым да эше бетте» түгел, бик нык тәрбияләргә кирәк. Үсешенең һәр фазасында игътибар сорый. Яфрактан тукландыру белән күп еллар эшлибез, нәтиҗәсен күрәбез. Аннан тыш чүп үләннәргә, корткычларга, авыруларга, фитофторозга каршы эшкәртәбез, көннәр корыга китсә, сугарабыз. Шунсыз мул уңыш алам димә. Быел 94 гектарда утырттык, 4 төрле сорт игәбез, ел саен яңа сортлар да сыныйбыз. Мәшәкатьле, чыгымлы булса да, бәрәңге – иң рентабельле культураларның берсе, аннан баш тартырга җыенмыйбыз», – ди Фирдүс.
34 ел агроном булып эшләгәндә бәрәңге юнәлеше өчен җаваплы булган, лаеклы ялга чыккач, үзе әйткәндәй, «эшсез» дип әйтмәсеннәр өчен генә» бәрәңге үстерү белән мавыккан Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Нотфулла абый Гарипов та, бәрәңгеләрнең чәчәк атмавы уңышка тискәре йогынты ясамый, ди.
«Бөтенләй чәчәк атмый торган сортлар да бар хәзер. Кайбер белгечләр бәрәңге чәчәген өзеп атарга да куша. Соңгысы – берничә төп бәрәңге үстергән кешеләр өчен генә мөмкин эш. Без үзебез һәр елны күп төрле сорт утыртабыз. Быел да 20дән артык. 1 майда иртә өлгерә торган бәрәңге утырткан идек, 9 июньдә чәчәк атты һәм кырау сукты. Бәрәңгеләр тернәкләнде, әмма җитәрлек дым булмагач, уңышы без теләгәнчә үк булмады. Быел Чиләбедән «Гамлет» дигән сортлы бәрәңге алдырган идем, 10 данә бәрәңге инде ул. Мин аны, күзеннән бүлгәләп, 33 төп итеп утырттым. Менә алар шау чәчәк атты, башка сортлар чәчәк атмады. Салкыннар да роль уйнагандыр, дым җитмәү дә… Кортлар да чамасыз күп бит быел… Корылык булмаса да, бездә дә шартлар бәрәңге өчен бик үк кулай түгел. Уңышы кимрәк булса да, бәрәңгесез калмабыз», – ди ул.