news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чабылган үләнне җыеп алыргамы, участокта калдырыргамы – агроном җавабы

news_top
Чабылган үләнне җыеп алыргамы, участокта калдырыргамы – агроном җавабы
Фото: © «Татар-информ»

«Бакчабыз уйсулыкта урнашкан, агачлар арасына күпьеллык үләннәр чәчтек. Чапкан үләнне җыеп алыргамы, әллә участокта калдырыргамы?» – дип сорап язган «Аргументы и факты» укучысы.

Сорауга агроном Павел Лагута җавап биргән.

«Чапкан үләнне җыеп алмагыз, шунда гына калдырыгыз. Бу – туфракны мүлчәләү өчен кулланыла торган кәсле-черемәле система.

Үләнне чәчкәннән соң киләсе елдан башлап аны сезон дәвамында 5-9 тапкыр чабалар, үләнне җыеп алмыйлар, мүлчә итеп калдыралар. 3-4 нче елга уңай нәтиҗә күренә башлый: 4-5 сантиметр калынлыктагы мүлчә катламы булган очракта, туфрактагы гумус 1,5-2 тапкырга арта. Бу – органик ашламалар кулланмаска мөмкинлек бирә. Җир йомшара, суны яхшырак үткәрә башлый, туфракта фосфор арта.

Агачлар калийны яхшырак үзләштерә башлый, моның нәтиҗәсендә җимешләрнең төсе куерак, матуррак була, аларның салкынга чыдамлылыгы арта, уңыш озаграк саклана. Шул ук вакытта, кара пар җирен эшкәрткәндәге кебек, агачларның тамырына зыян килми. Еш чабу үләннәрне көчсезләндерә, аларның тамыры туфракка тирәнгә җәелеп китә алмый, димәк, үлән агачлар белән азрак көндәшлек итә.

Европа, Америка һәм Австралиянең бик күп илләрендә бакчачылыкта нәкъ менә кәсле-черемәле система кулланыла», – дип аңлаткан белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар