Чабаксарда җәйге каникул вакытында эшкә урнашкан ике яшүсмер һәлак булган һәм өчесе зыян күргән. Укучылар депутат белән аның улына эшләгән һәм газон чапкычлар төялгән прицеп шартлаганда пешкән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Фаҗига 2025 елның августында булган. Ябык прицеплы автомобильгә 14 яшьтән өлкәнрәк 5 үсмер утырган һәм үлән чапкычлар белән бензин салынган канистралар төягәннәр. Трасса буйлап барганда, фургонда шартлау барлыкка килгән. Машина туктаган, һәм ут капкан яшүсмерләр прицептан сикереп төшкән. Ярдәмгә кешеләр йөгереп килгән.
Ике яшүсмер 11 августта үлгән. Берсенең тәненең 90 проценты пешкән булган. «Балалар шәһәр территориясендә печән чабу белән шөгыльләнгән. Алар шәхси эшмәкәргә эшләгән, әмма эшкә рәсми кабул ителмәгән», – ди әңгәмәдәш.
Чабаксар шәһәре администрациясе печән чабуга контрактны депутат белән төзегән, әмма бу эш белән аның улы шөгыльләнгән. Ул депутатлыкка кандидат булган. Үлән чапкычлар һәм бензин салынган савытлар тутырылган прицепта балаларны законсыз рәвештә алып барганнар, диелә хәбәрдә.