Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чабаксарда башлангыч класслар укытучысы үзе эшләгән мәктәпне яндырмакчы булган

news_top_970_100

Чабаксарда башлангыч сыйныфлар укытучысы 10нчы мәктәпкә ут төртмәкче булган. Бу хатын-кыз 2 кабинетка ут төрткән. Мәктәп сакчысы моны күреп ала һәм полиция чакырта. Шәһәрнең Мәгариф идарәсендә бу хәл турында төгәлрәк сөйләделәр, дип яза «PRO Город» порталы.

Бу хәл 28 гыйнварда була. Идарәнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, укытучы мошенниклар тәэсиренә эләккән, акчасын югалткан һәм классны яндырырга уйлаган. Мәктәп милкенә зыян килмәгән, ә педагогны тоткарлаганнар.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тикшерү уздыра.

«Мәктәп эше штат режимында бара. Иминлек мәсьәләсе махсус контрольдә, балаларга куркыныч янамый. Мәгариф идарәсендә белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән мошенниклыкны кисәтү буенча эшне көчәйтү турында киңәшмә уздыру планлаштырыла», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100