news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Cөтле аш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан сөтле аш рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Cөтле аш рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиетлар: сөт — 350 мл, бәрәңге — 100 г, башлы суган — 30 г, кискән токмач — 40 г, атланмай — 10 г.

Эш барышы: Кайнап торган сөткә бәрәңгене — кисәкләп, суганны боҗралап турап салабыз. Яшелчәләр пешеп чыкканчы кайнатабыз, аннан соң тоз өстәп, кискән токмач салабыз (кара: 42 б.). Табынга атланмай салып чыгарабыз.

Сыек аш яратучылар сөтне күбрәк сала ала, чөнки аш бик тиз куера. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар