news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Cәүдә үзәгендә кызга энә белән кадап киткән кешене эзлиләр

Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

news_top
Cәүдә үзәгендә кызга энә белән кадап киткән кешене эзлиләр
Уфада сәүдә үзәгендә 27 августта көндез билгесез ир-ат бер кызга энә белән кадап киткән. Бу турыда “Башинформ” хәбәр итте.

Әлеге вакыйга турында мәгълүмат һәм бу эшне эшләүдә шикләнелгән ир-атның видеокүзәтү камерасындагы фотосурәте социаль челтәрләрдә таралган. Хәбәр авторы кызның полициягә гариза язуын да әйткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, якын арада экспертиза нәтиҗәләре билгеле булачак.

“Башинформ” агентлыгына республика буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, полициягә гариза чыннан да килгән. Аны кабул иткәннәр. “Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала. Әлеге факт буенча тикшерү бара”, - дигәннәр полициядә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар