Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бьюти-блогер Лилия Лотфрахманова хейтерларга үзенчәлекле видео белән җавап биргән

«Бу роликлар минем өчен чын терапия», — ди Олбрайт синдромы белән авыручы Лилия. 

news_top_970_100
Бьюти-блогер Лилия Лотфрахманова хейтерларга үзенчәлекле видео белән җавап биргән
https://www.instagram.com/lililo95/

Сирәк очрый торган генетик авыру - Олбрайт синдромы белән авыручы Яр Чаллы кызы Лилия Лотфрахманованы бик күпләр бьюти-блогер буларак белә. Коляскада хәрәкәтләнүенә карамастан, Лилия бик актив тормыш белән яши. Ютубта бизәнү һәм косметика турында махсус канал алып бара. 

Интернет киңлекләрендә, Лилиянең көчле рухлы булуына сокланучылар белән беррәттән, тискәре комментарийлар калдыручылар да күп. Ул хейтерларга җавап йөзеннән, битенә кара фломастер белән «инвалид», «кызганыч кеше», «котсыз», «хайп» дип язып, мондый эчтәлекле видео төшергән:

«Күрәсезме минем битемдәге язуларны? Бу — минем социаль челтәрләремдә язылучыларым калдырган комментарийлар. Алар бөтенесе дә андый түгел. Күбесе мине хуплый. Миңа андый җылы комментарийлар бик кирәк. Минем роликларым күбесенчә макияж һәм косметика турында. Шулай ук мин интернет аша үземнең тормышым турында сөйлим. Башкалар да миңа үзләренең киңәшләрен җиткерәләр. Макияж минем өчен терапия һәм ул үз-үземә булган ышанычымны арттырырга ярдәм итә. Минем, башкалар белән чагыштырганда, бик күп мөмкинлекләрем чикләнгән. Ләкин макияж ясаганда үземә тулы ирек бирәм. Үзем теләгәнчә бизәнәм һәм бу миңа бик нык ярдәм итә. Сезнең „мин сиңа сокланам“ дигән комментарийларыгыздан канатланам. Рәхмәт минем белән булганыгызга. Яратам һәм үбәм», — ди Лилия һәм битендәге ямьсез сүзләрне сөртеп, матур итеп бизәнеп куя. 

«Мин сиңа да, синең әниеңә дә сокланам, Лилия. Борын салындырып утырмыйча, алга карап яши торган, акыллы сеңлем! Беркем сүзенә дә карама, шатланып яшә!»;

«Теләсә кайсы сәламәт кешенең көннәрдән бер көнне инвалидка әйләнүе бар»;

«Андый кешеләргә игътибар итмә. Гел алга атла. Мин сине бик яратам»;

«Лилия, син искиткеч кеше. Үзеңне югалтма. Бик акыллы сүзләр әйткәнсең», — дип теләктәшлек белдергәннәр Лилиягә инстачылар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100