● ● ●
Проект өчен никадәр күбрәк миллиардлар кертсәләр, шулкадәр күбрәк җитмәүчелек арта.
● ● ●
Хәзер юлларда шундый тәртипсезлек – хәтта права сатып алырга да куркыныч!
● ● ●
– Юләр инде мин, ни өчен сиңа кияүгә чыктым!
– Ә мин сиңа өйләнгәнемә үкенеп бетә алмыйм…
Уллары:
– Икегез дә юләр, ә үзегез минем яхшы укуымны телисез.
● ● ●
Бабай табибка күренергә килгән:
– Нәрсәгә зарланасыз? – дип сорый табиб.
– Йөрәккә. Берсенә менәм – ярыйсы. Икенчесенә – сулыш каба башлый. Өченчесенә – инде булдыра алмыйм…
– Ну, сез, әти кеше, герой! Мин сездән 30 яшькә кечерәк, минем көчкә берсенә хәл җитә.
– Сез нәрсә турында, доктор?
– Хатын- кызлар инде…
– Мин бит баскыч буйлап менү авырлыгын сөйлим…
● ● ●
– Хәзер ни өчен гел салкын тидерүемне аңладым.
– Ну?
– Минем бит күңелем ачык яка шикелле.
● ● ●
Укытучы – дәрестә:
– Ә монысын үзегезнең репетиторларыгыз белән ачыклап чишәрсез.
● ● ●
– Өй эше итеп бирелгән иншаны улыгыз чынлап үзе яздымы?
– Ә сез бездән җыйган акчаны чынлап тәрәзә пәрдәләре өчен тоттыгызмы?
● ● ●
– Нишләп үз артыңнан карамыйсың?
– Ә мин бернәрсәдән дә шикләнмим.
● ● ●
– Әй каһәр, бөтен нәрсә кыйбатлана! Бәрәңге дә, крахмал да, он да һәм арпа да…
Бу хәлдән ничек котылырга да белмим…
● ● ●
Наркологта:
– Эчәсезме?
– Эчәм.
– Көн саенмы?
– Көн саен, баш күтәрми эчкән чаклар да булгалый.
● ● ●
– Хатыныңа кайчан чәчәкләр бүләк иттең? 8 Мартка гына, туган көненә генә түгел, ә болай гына?
– Әйе, бүләк итеп кара син аңа. Шундук шикләнүләре башлана, төпченергә керешә. Шунда барыбер нәрсә булса да таба бит.
● ● ●
Бер кешегә болай дип юраганнар: ул ниндидер бәхәс нәтиҗәсендә үләчәк икән. Шул вакыттан соң бу башкалар белән бик сак сөйләшә башлаган, ягымлы кыланган, гел аларга баш иеп, бил бөгеп кенә торган. Ләкин берзаман бик каты авырып киткән, һәм аның караваты янында табибларның консилиумы җыелган.
● ● ●
– Сез әшәке итеп сүгенәсезме?
– Сүгенү генә түгел, мин әле мактарга да яратам шулай итеп.
● ● ●
Банктан шалтыратып әйтәләр: минем счетта хәвефле активлык барлыкка килгән. Кем дә булса акча салды микән әллә?
● ● ●
Ипи – күп кулланыла торган ризык. Пешерүе бик гади: он, су, чүпрә, шикәр… Гәрчә он катнаштырмасаң, тагын да күбрәк кулланыла торган нәрсә килеп чыга…
● ● ●
– Бөтен гамәлне цифрлаштыру бик зур темплар белән бара: хәзер рәхәтләнеп, җайлы гына Интернет аша дәваханә терапевтына язылырга мөмкин.
– Әйе, килгәч, сорарга онытмагыз: «Чиратта кем соңгы?» – дип.
● ● ●
Урманда ишәк белән жирафка каты шелтә белдерәләр, хәтта төрмәгә дә утырта язалар.
Ишәккә – кирелеге өчен, ә жирафка теләсә кая кысылып йөргәне өчен.
Ләкин урманда переворот ясала. Ишәк белән жирафка рәхмәт белдерәләр. Ишәккә – принципиальлеге өчен, жирафка ерактан күрә белгәне өчен.
Юкка әйтмәсләр...
Эшегезне никадәр яхшы башкарсагыз да, җитәкчегез аның нәтиҗәләрен төзәтергә тырышачак.
Бюрократия белән бюрократия гына чынлап көрәшә ала.
Утырышта тәнәфес ясау тәкъдиме һәрвакыт уңай кабул ителә.
Тәҗрибә кирәк булганда, аны тупларга инде соң була.
Прогресс ул – бер уңайсызлыкны икенчесенә алыштыру.
Гомерне алга карап үтәргә кирәк. Ләкин аны аңлар өчен, артка борылып карау кирәк.
Акыллылар – хаклык тапкач, ә ахмаклар ялган тапкач шатлана.
Әгәр барган юлыгыз тигез икән, димәк, сез дөрес юлдан бармыйсыз.
Сүз иярә сүз...
Әгәр синең буш вакытың барлыкка килгән икән, димәк, нәрсәнедер эшләргә оныткансың.
Кайчагында ялган да дөрес булырга лаек.
Чын күңелеңнән тәүбә итәр өчен, җаның-тәнең белән гөнаһ кылырга кирәк.
Акчаның исе юк, бигрәк тә ул булмаганда.
Безнең вакытта бөтен билгеле нәрсә сергә әйләнә.
Цивилизация артыннан куам, дип, кыргыйга әверелүең мөмкин.
Яшь барган саен, йөрәк серләре йөрәк авыруларына әйләнә.
Рәхәтләнеп көлерлек хәл… (Алмаз Хәмзин)
Бар иде бит шундый чаклар... Бөтен шәһәр кешесенә якын-тирәләрдән бакча өчен җир өләшү. Баштарак кайбер оешмалар аны үзләренең эшчеләренә бушка, ягъни түләүсез-нисез дә тәкъдим итә иделәр. Соңрак бәя ачтылар, әллә ни кыйбат та түгел бәягә сата башладылар. Инде алырга теләмәсәң дә, үгетләп, көчләп тагалар. Минем үземә, мәсәлән, ул җир кишәрлекләрен профком рәисе белән өләшеп йөрергә дә туры килде. Кайберәүләр бер өлеш түгел, өчәр-дүртәрне комсызланып алдылар. Ә мин, ә минем уемда да юк бу турыда уйлау. Кая анда 6 сутый җир хуҗасы булу, әле яшәр өчен юньле урын да юнәтә алмадым, гаиләм бар – тулай торакта җан асрыйбыз. Ә монда җир алырга кушалар – нишлим мин аның белән? Аны бит карап торырга кирәк – эшкәртергә, утыртырга, барып йөрергә, нәрсәдер төзергә; ахыр чиктә – артык акчасы да булырга тиештер бит. Аларның миндә берсе дә юк һәм алда да күренми... Шулай, профком рәисе белән кем тели шуларга өләшеп бетердек без бу җирне. Булышуым өчен зур рәхмәт әйтте начальнигым. «Ярый әле алмадым», – дип, мин дә куанып куйдым.
Еллар үтте, фатирлы булдык. Халык әле һаман котырып җирләр ала. Инде Иделнең бу ягыннан җирләр бүленеп бетерелде. Казан халкы Иделнең теге ягына чыкты. Миңа яңадан тәкъдим итәләр: «Ал, менә бик шәп җирдән! Милицияләр белән бергә – Идел яны!»
Чыннан да, куанырлык тәкъдим бит. Җитмәсә, зур елга ярында, ди – бик тә элитный урындыр... Милицияләр белән бергә тынычрак та булыр... Юкса, жуликлар күп бит, бакча талап йөрүчеләр.
Биреләсе участокның дүрт почмагын билгеләп кую өчен дүрт казык алып, мондый бәхеткә ирешкән кешеләр белән, УАЗ «Санитарка»га утырып, юлга чыктык. Юлыбыз Югары Ослан күпере аша Идел аръягына чыгып, Мәскәүгә таба икән. Алдагы тормышыбызның ифрат та гүзәл булачагына хисләнеп, байтак юл үтелде. Инде Идел дә артта калды. Мин пошынып:
– Идел янында дигәннәр иде бит бакчаларыбыз! – дип әйтеп куйдым, машина тәрәзәсеннән як-якка каранып барганда. – Инде Идел артта калды бит…
Шофер:
– Әле ул тагын күренәчәк! – дип, күңелгә җылымса өстәде.
Әйе, чынлап та, шулай икән шул. Әнә бит, Идел уртасындагы утрауда Зөя шәһәрчегенең биналары.
Мин кабат шоферга ым кактым:
– Казаннан монда хәтле ничә километр булды? – дим.
– Илле биш, – ди.
Уйга калдым.
– Әле тагын барасымы?
– Әйе, әллә ни күп түгел инде…
– Да-а-а! – дип куештылар салондагылар, эчләре пошып.
Машина кисәк Иделдән туксан градуска борылып, еракта, бик еракта ялгызы гына күренеп торган чиркәү гөмбәзенә таба, инде асфальттан төшеп, тузан тузгыта-тузгыта, кыр юлына чыкты. Дөңгер-дөңгер байтак баргач, ниһаять, туктап калды. Тузан бөркүеннән бернәрсә күрми зарыккан күзләребезне уа-уа, тау башына төштек. Еракта, бик еракка хәтле иңкүлек җәелгән, каяндыр чыгып, борма-борма агым ясап, ниндидер елга ага.
Инде бөтенләй аптырашта калган юлчы-бакчачыларыбыз сорамыйча гына, бармаклары белән ишарәләп, шул елгага төртеп күрсәтәләр. Янәмәсе, «Идел кайда? Ә бу – нинди елга?»
Шофер абзыебыз, шул ук вакытта җир бирүче инструкторыбыз да икән, әйтеп аңлатуны кирәк тапты:
– Бу – Зөя елгасы!
Әйе, матурын матур икән дә бит табигате, әмма 60 километр юл йөреп, мондагы таш чыгара торган җиргә килеп, җәннәттәй бакча үстерү, ай-һай, хыялга сыяр микән? Язмышыма буйсынып, алып килгән казыкларымны күрсәтелгән участогымның дүрт почмагына, таш аралап, көчкә кагып куйдым да, инде монда хәтле килеп, үз кишәрлекләрендәге ташларны Чыңгыз хан гаскәриләренең походлы юлларында өеп, курганнар ясаганнарын уйлап утырдым. Башкалар да шулай тыныч кына иттеләр дә, көн кичкә авышкач, кире кайтыр юлга чыктык. Иделне кабат кайтыр юлда күрү күңелебезгә шатлык өстәмәде. Ул үзе дә моңсу гына ага иде.
Шул бер барып кайтудан соң, ул якларга юлым төшмәде, гәрчә шул ямьлелеккә шактый гына акча түләнелсә дә. Шулай да милицияләр җаен тапканнардыр әле?.. Бездән хәер булыр…
Бу очрактан игътибарга лаек бер кызыкны да өстәп куйыйм әле. Күп еллар үтеп, инде әлеге вакыйга онытылып беткәч, күренекле язучыбыз Марсель Галиев кисәк миннән:
– Синең бакчаң кайда әле? – дип сорады.
Мин:
– Иделнең теге ягында! – дим.
– Анда гел байлар гына түгелме соң? – ди ул, шаккатып.
– Соң, без бит инде ул! – дим җавабымда.
Рәхәтләнеп көлде инде…
Талаучы һәм сатучы (Дамир Мортазин)
Ябылыр алдыннан ашамлык кибетенә бер кеше килеп керде. Битенә маска кигән. Уң кулында пистолетка охшаган нәрсәдер, сулында – спорт сумкасы. Өстәл каршысына басты да:
– Кулларыгызны күтәрегез! – дип кычкырып җибәрде.
Урта яшьләрдәге сатучы ханым, иренеп кенә, аны тыңлап кулын күтәрде.
– Акчаларыңны бир!
– Ничек бирим, ди, минем куллар күтәрелгән бит?
– Шаярмыйча гына! Төшер дә акчаларыңны ал! Юкса, үзең беләсең нәрсә булачагын... – дип, катырак кычкырды талаучы, пистолетын төбәп.
– Тапкансың нәрсә белән куркытырга! – диде сатучы. – Миңа барыбер. Мин – ятим, ирем ташлады, сөяркәм юк, балаларым да... Берьялгызым дөньяда…
Касса тартмасын чыгарып, ул талаучы алдына бигуди будыргычы белән бәйләнгән акча ташлады.
– Монда йөзлекләр белән 3 мең сум... Тагын вак акча бар…
– Бик тә аз җыйгансың көне буена сатып... – дип, башын селкеде талаучы.
– Нишлим соң? – диде җавабында ханым. – Начар көн – халык хәзер акчасыз... Ә хуҗам акыра-бакыра: сата белмисең, ди. «Куып чыгарам!» дип куркыта... Бәлки, чәйләтә алырсың?
– Ә нәрсәгә миңа чәй? – дип гаҗәпләнде талаучы.
– Ничек инде? Кайда барсаң да, чәй бәһале… Миңа гына ул барыбер, ә сиңа иректә әле әйбәт.
– Нәрсәсе? – дип пистолетын төзәп торудан туктады талаучы. – Мин дә ялгыз. Хатын ташлады, «булдыксыз белән яшисем килми» ди…
– Шуннан? – дигән сүзен әйтеп куйды, аны кызгангандай, сатучы.
– Менә исбатлыйсым килде аңа минем нәрсәгәдер яраганымны…
– Димәк, сез дә беләсез ялгызлыкның нәрсә икәнен?
– Әйе... – талаучының тавышы калтыранып чыкты, ул пистолетын биле артына тыгып куйды.
– Борчылмагыз, сезнең әле тормышыгызны яңадан башларга мөмкинчелегегез бар…
– Ләкин ничек?
– Ялгызлыкның нәрсә икәнен белүче хатын-кызны очрату кирәк, сезне аңлаучыны…
– Сезнең кебекнеме?
– Шундыйракны дип әйтимме…
– Ә сез…
Талаучы нәрсәдер сорамакчы иде, өлгермәде. «Идәнгә!» дигән тавыш яңгырады, һәм ул камуфляжлы каты куллы кешеләр чолганышына эләкте. Әйе, сатучы, талаучыны сөйләштереп торган арада, сиздермичә генә, хәвеф хәбәре бирә торган кнопкага басарга өлгергән иде.
Йөреп калыйм (Гүзәл Сөнгатуллина)
Өлкән яшьтәге күршем бар. Кайчан карама, шифаханә юлында ул.
– Сәлам, Мәдинә апа! Кая ашыгасың иртә таңнан? – дип сорадым бервакыт.
– Табибка язылган идем, шунда барам.
– Нәрсә, авырыйсыңмы әллә?
– Юк ла. Болай, тикшеренергә генә.
Икенче юлы тагын каядыр ашыга бу.
– Диспансеризация үтеп йөрим. Сөйләшеп торырга вакытым юк.
Берничә көннән.
– Ничек, үтеп булдымы диспансеризацияне? – дим.
– Үттем, – ди. – Тик менә бик ышанып бетмим мин аларның язганнарына. Түләүлегә барып тагын тикшеренмәкче булам.
Менә бит тиктормас кеше: бушлай дәвалаучыларга да ышанып бетми, түләүлеләргә дә. Инде үзе дә буталып беткәндер.
– Мәдинә апа, ник шулай еш йөрисең син шифаханәләргә? Үзең, бернием дә авыртмый, дисең бит.
– Әй, яшь чакта вакыт булмады йөрергә. Хәзер йөреп калыйм, дим. Көндезге стационарга да язылмакчы булам. Артык булмас.
Шулай итеп көн дә юлда, көн дә табибларда ул. Бер көн дә өйдә утырмый.
Табиблар да, күрәсең, моңардан арыганнардыр.
– Менә бит, хирургка кергән идем, «аяк боттан авырта, нишлим икән» диебрәк, – дип зарлана башлады күршем. – «Апа, өстәл почмагына ышкы авырткан ул җиреңне, булыша, дип әйтәләр», – диде хирург. Андый дәвалау буламыни? Массаж кирәк миңа, ә ул бирми. Өстәл почмагына ышкылып дәваланган кешене күргәнем юк иде әле минем.
– Мәдинә апа, ә син чынлап та шулай итеп кара, бәлки, ярдәме булыр.
– Әй күрше, мин бит әле 75 яшемә җитмәгән. Шуңа күрә йөреп калыйм, дим, табибларга. 75 тән соң көндезге стационарлар да, хастаханәләр дә алмыйлар икән өлкән кешеләрне дип ишеттем. Шуңа тикшеренеп калыйм. Картлыкны сәламәт килеш каршыларга кирәк.