Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бюджеттагыларның хезмәт хакы кайчан артачак?

Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.

news_top_970_100
Бюджеттагыларның хезмәт хакы кайчан артачак?

Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгән.

“Эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларына тулысынча җавап биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр айлык хезмәт хакын 11 мең 163 сумнан да кимрәк итеп түләмәскә тиеш. Әгәр эш бирүче законда күрсәтелгән сумманы түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартыла ала”, – дигән министр. 

Искәртеп үтик, 2018 елның 1 гыйнварына минималь хезмәт хакы түләве 9489 сум булган.

Закон бозучылар РФнең административ тәртип бозу кодексының 5.27 маддәсе нигезендә җавапка тартыла. Хокуклары бозылган хезмәткәрләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100