Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Былтыр югалган кыз мәетен машина багажнигындагы чемодан эчендә тапканнар

23 яшьлек кызны егете эзәрлекли, акчасын урлый, үтерү белән яный.

news_top_970_100
Былтыр югалган кыз мәетен машина багажнигындагы чемодан эчендә тапканнар
https://pixabay.com

Бер ел элек Мәскәүдә 23 яшьлек манкенщица Грета Ведлер югала. Быел 12 мартта аның мәетен Липецк шәһәрендәге шәхси йорт гаражында машина багажнигында табалар. Кызның мәете чемодан эчендә була. Бу турыда башкала буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

23 яшьлек Гретаны соңгы тапкыр 2021 елның 24 февралендә күрәләр. Гретаның танышлары сүзләренчә, аны элеккеге егете эзәрлекли, ул егеттән качу өчен фатирыннан күченеп китә. Егет Гретаның 150 мең сум акчасын да урлаган, соңгы вакытта кызга үтерү белән янаган. Шуңа күрә Грета Мәскәүнең төньягындагы кунакханәгә күченгән, аннары элемтәгә чыкмый башлаган.

Кызны былтыр мартта эзли башлаганнар, ләкин таба алмаганнар. Быел 12 мартта хокук саклаучылар Липецк шәһәрендәге бер шәхси йортка килә. Гаражны тикшергәндә, машина багажнигында чемодан табыла, аның эчендә Грета мәете була.

Җинаятьтә шикләнеп Гретаның элеккеге сөйгән егетен тоткарлыйлар, хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли.

Грета Ведлерның үлгән вакыты тәгаен генә билгеле түгел, ул башта тоткынлыкта булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100