Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Былтыр Татарстанда пластик операциядән соң ике кеше вафат булган

Бу хакта Татарстан Республикасының Росздравнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдиновага сылтама белән "Яңа гасыр" телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Былтыр Татарстанда пластик операциядән соң ике кеше вафат булган

Любовь Шәйхетдинова бу очракларны атап үтте. Бер ханым ябыгыр өчен ашказанын кечерәйтә. Икенче очрак – анестезиядән соң өзлегү.

2017 елда ведомствога, косметология өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә бәйле 50 шикаять килә. Роспотребнадзорга 200 дән артык шикаять язылган, дип хәбәр  итә "Яңа Гасыр" телеканалының  "Семь дней" тапшыруы. 

Шуңа да карамастан, пластик хирургиянең популярлыгы үскәннән үсә бара. Казанга мондый операцияләр ясату өчен илнең төрле почмакларыннан киләләр. Иң күбе Мәскәү һәм Петербургтан. Татарстан башкаласында квалификацияле белгечләр эшли, ә бу төр хезмәт күрсәтүләр арзанрак. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 проценты - хатын-кызлар.

Эстетик хирургия пациентларының саны бермә-бер артты дип сөйли ПФО һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының пластик һәм реконструктив хирургия буенча белгече Андрей Богов. Хастаханәләргә чират берничә айга язылган. Кемдер мондый операцияләрне медицина күрсәткечләре буенча эшли, ә кайберәүләр матурлык өчен. 

Иң популяр операцияләр – маммопластика (күкрәк формасын үзгәртү, зурайту), икенче урында - блефаропластика (күз кабагына операция), липосакция (артык майлардан арыну). Ир-атлар арасында иң популяр операция – борын формасын үзгәртү. 

Иң үзенчәлекле очрак - шәхси клиникага эльф колаклары ясату өчен мөрәҗәгать иткәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100