Россиядә 2024 елның мартыннан бирле беренче тапкыр бензин бәяләре төште. Бу турыла Росстат белешмәсеннән билгеле булды.
5-10 ноябрьдә бензин бәясе 1 литр өчен 0,2 процентка кимеп, 65,47 сумнан 65,34 сумга төшкән.
АИ-92 маркалы бензин 0,2% кимеп, 62,37 сумнан 62,25 сумга төшкән.
АИ-95 маркалы бензин да 0,2% кимеп, 1 литр өчен 67,48 сумнан 67,34 сумга төшкән.
Премиаль маркалы бензин исә (АИ-98 һәм югарырак) 0,2% артып, 87,69 сумнан 87,90 сумга күтәрелгән.
Дизель ягулыгы да 0,2% арткан, аның бәясе 1 литр өчен 74,41 сумнан 74,56 сумга күтәрелгән.