Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Былтыр ковид белән авырган иде». Кыз баланың йөрәгендә гигант шеш үскән

Баланың йөрәгендәге 6 га 4 сантиметр зурлыктагы шеш кан әйләнешенә комачаулый.

news_top_970_100
«Былтыр ковид белән авырган иде». Кыз баланың йөрәгендә гигант шеш үскән
Красноярск Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча федераль үзәк

Красноярск табиблары ун яшьлек кызның эчендә бик зур булып үскән шешне алган. Моның өчен тукымаларны -70 градуска кадәр суыта торган криоабляция ысулын кулланганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Баланы Красноярскида Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча федераль үзәккә алып киләләр. Кыз авыр хәлдә була, ул бик авырлык белән генә хәрәкәтләнә һәм сулый.

Баланың анасы сүзләренчә, бер ел элек ул коронавирус инфекциясе белән авырый. Соңгы вакытта бала хәлсезлеккә һәм арыганлыкка зарлана.

Табиблар баланы карагач, аның йөрәгенең сул ягында 6 га 4 сантиметр зурлыктагы шеш булуын ачыклый. Шеш кан йөрешенә комачаулый. Тиз арада операция ясарга кирәк булуы билгеләнә. Икенче көнне үк кызны операция өстәленә салалар.

Криоабляция ысулы шешнең береккән урынын алып ату өчен таләп ителә. Бу урында митраль клапан өлеше һәм йөрәкнең үткәргеч системасы урнашкан. Кабат үсә башламасын өчен, хирургларга шешне тулысынча алып атарга кирәк. Шул ук вакытта сәламәт урыннарга зыян китерергә дә ярамый. Табиблар моны уңышлы башкарып чыга.

Кардиоүзәкнең баш табибы, профессор Валерий Сакович әлеге очрак турында комментарий биргән. Аның сүзләренчә, балаларда мондый хәл бик сирәк очрый. Бу шеш бер ел гына үсмәгән инде. Әгәр баланы табиблар даими күзәтеп торган булса, мондый катлаулану килеп чыкмаган да булыр иде, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100