
2024 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен 1 августтан яңадан санаячаклар. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми. Бу хакта Россия Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.
«1 августтан Россия Социаль фонды эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз тәртиптә яңадан санаячак. Пенсиягә өстәмәне 2024 елда эшләгән һәм эш бирүчеләре иминият кертемнәре түләп барган пенсионерлар алачак», – диелә хәбәрдә.
Эшләүче һәр пенсионерның өстәмә акчасы индивидуаль була, әмма 3 пенсия коэффициентыннан да артыгракны алып булмый, дигәннәр матбугат хезмәтендә.
Соцфонд әлеге процессны мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен барысын да эшли, диде фонд башлыгы Сергей Чирков. Пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми – барлык түләүләр дә августта билгеләнгән тәртип буенча автомат рәвештә киләчәк, диелә хәбәрдә.