Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быелгы үзгәрешләр: ана капиталы арта, аракы кыйммәтләнә

2021 елдан яңа үзгәрешләр үз көченә керде.

news_top_970_100
Быелгы үзгәрешләр: ана капиталы арта, аракы кыйммәтләнә
pixabay.com

1 гыйнвардан елына 5 миллион сумнан артыграк акча эшләүчеләр өчен табышка салына торган салым (подоходный) арта. Алар 13 түгел, 15 процент түли башлаячак. Ягъни, аена 416 667 мең сумнан артыграк хезмәт хакы алучылар бераз күбрәк салым түли башлый. Андый кешеләр илдә күп түгел, алар башлыча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда яши дип яза «Известия».

Ана капиталы 3,7 процентка арта, беренче бала өчен «Путин акчасы» 483,8 мең сум булачак. Беренче бала өчен ана капиталы алмаган очракта, икенче бала өчен түләү 639,4 мең сум була. Ана капиталы бары тик «Мир» карталарына гына күчереләчәк.

Яңа елдан аракы, шампан шәрабе һәм коньяк кыйммәтләнә. Аракының минималь бәясе, 13 сумга артып, кимендә 243 сум тәшкил итә. Коньяк та шул ук бәягә кыйммәтләнә — минималь хак 446 сум. Шампан шәрабе 5 сумга арта, минималь бәя 169 сум.

Автомобиль аптечкаларында ике бер тапкыр кулланыла торган битлек булырга тиеш, медицина перчаткалары саны да ике булырга тиеш.

Бизәнү әйберләренә маркировка кертелә. 1 июльдән маркировкасы булмаган зәркән әйберләре сатылмаячак. Бу ялган бизәнү әйберләре булмасын өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100