Быелгы «TMTV» премиясе җиңүчеләре билгеле
Быелгы «TMTV» премиясе тантанасын Рамил Шәрәфиев, Гөлназ Сәфәрова һәм Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар алып бара.
«TMTV» премиясе быел коронавирус авыруы таралу сәбәпле онлайн форматта үтә.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
- Фәнил Вакказов — «Спорт сөючән артист»
- Зарина Асылкаева — «Яңа исем»
- Фәнил Галиуллин — «Ел ачышы»
- Альбина Апанаева, Дилә Нигъматуллина, Анна Попова — «Иң иҗади тандем»
- Айлин — яшь башкаручылар арасында «Иң яхшы альбом»
- Айдар Рәкыйпов — «Иң яхшы җыр»
- Рузилә Хәертдинова — «Иң яхшы яшьләр проекты»
- Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар — «Яңа дуэт»
- Анастасия Макарова — «Егетләр мәхәббәте»
- Илгәрәй — ир-атлар арасында «Романтик җырчы»
- Фирүзә — «Иң яхшы автор башкаручы»
- Арсен Камакаев — «Ир-ат автор-башкаручы»
- Илнат Фәрхуллин — «Яңа сольный проект»
- Чәчкә — хатын-кызлар арасында «Иң лирик җырчы»
- Динара Рәхимова — «Иң яхшы танцеваль проект»
- Ябай-малай — «Иң лирик җыр»
- Рәфис Калимуллин — «Ел ташкыны»
- Сөмбел Билалова — «Иң романтик җырчы»
- Салават-Гүзәлм Миңнехановлар — «Иң стильле дуэт»
- Нәфкать Нигъмәтуллин — «Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен»
- Алсу Әбелханова — хатын-кызлар арасында «Кабатланмас образ»
- Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов — «Елның иң җырлы гаиләсе»
- Гөлназ Асаева — «Иң яхшы видеоклип»
- Илназ Сафиуллин — «Елның иң лирик җырчысы»
- Раяз Фасыйхов — ир-атлар арасында «Кабатланмас образ»
- Әнвәр Нургалиев — ир-атлар арасында «Ел җырчысы»
- Зинира-Ризат Рамазановлар — «Ел дуэты»
- Элвин Грей — «Гастрольләр рекордсмены»
- Иркә — хатын-кызлар арасында «Тамашачы мәхәббәте»
- ИлСаф — «Халыкчан җырчы»
- Хәмдүнә Тимергалиева — «Җырчы-легенда»
- Ришат Төхвәтуллин — ир-атлар арасында «Тамашачы мәхәббәте»
- Гүзәл Уразова — хатын-кызлар арасында «Ел җырчысы»
- Айдар Галимов — «Иң яхшы җыр театры»
- Зәйнәб Фәрхетдинова — «ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус премия»