Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быелгы сезонда ничек киенергә: стилист Лилия Тимирова киңәшләре

Ничек зәвыклы итеп киенергә? Татар эстрадасында стильле киенүчеләр бармы? Кием кешенең эчке дөньясын үзгәртә аламы? «Интертат»ның бу сорауларына стилист Лилия Тимирова җавап бирә.

news_top_970_100
Быелгы сезонда ничек киенергә: стилист Лилия Тимирова киңәшләре

«Минем мондый киемне гомердә дә киеп караган юк» дигән сүзләрне бик еш ишетәм»

 Лилия, стилист булу теләге кайчан туды?

Университетны тәмамлагач, мин 5 ел Чаллының бик тә яхшы 2нче татар гимназиясендә эшләдем. Укысалар, хезмәттәшләремә күп сәлам. Барысын да бик яратып искә алам, бигрәк тә директорыбыз булган Фирдүсә Фәнәвис кызын. Аннан соң тормышымда үзгәреш чоры башланды: ирем эштән китте һәм, укытучылыкның нинди авыр хезмәт икәнен күреп, мине дә китәргә кыстый башлады. Балалар белән эшләү миңа нык ошый, әмма укыту системасы, «кәгазь боткасы» бөтен көчемне ала иде. Шулай, әкренләп, укучыларымны, эштәге яхшы нәтиҗәләремне калдырып, Казанга күченеп китәргә булдык. Мин Казанда укыдым, бу шәһәрне бик яратам, ә Чаллы мине кабул итә алмады. Башкалабызда яши башлагач, дөньям үзгәреп китте. Башта репититорлык белән генә шөгыльләндем, аннан соң, тәрбиядән килгән тыйнаклыгымны һәм зур курку хисен әкренләп җиңеп, стилистика белән кызыксына башладым. Клиентларымның яхшы сүзләре мине канатландырып торды, шулай, кечкенә адымнар белән, стилист булып киттем.

Кешегә туры килә торган кием сайлар өчен яхшы психолог булу кирәкме?

Кешедән тора. Күбесендә үземнең күңелемдә булган, үзем чишкән проблемаларны күрәм, бәлки, шуңа да миңа тартылалардыр. Кемдер кеше сүзеннән курка, якыннары, туганнары кабул итмәс, дип уйлый. Кемдер кешегә күренеп торган, «яркий» итеп киенүдән курка. Чөнки кешедән аерылып тору – ул үз-үзеңә югары бәя бирүне таләп итә. «Минем мондый киемне гомердә дә киеп караган юк» дигән сүзләрне бик еш ишетәм. Һәм клиентлар белән әзрәк аралашып алгач, аларның фикерләре үзгәреп китә, моңа кадәр кияргә кыюлыклары җитмәгән образларны да ошатып кия башлыйлар.

Кемдер киенер өчен генә килә. Аларга мин җыйган образлар, минем эшләү стилем ошый. Андыйларга минем белән ачылып китеп сөйләшү кирәк түгел.

Ни өчен зәвыклы итеп киенә белүчеләр бик аз? Бу сыйфатны үстереп буламы, яисә бу очракта стилист кына булыша аламы?

Кеше үз-үзен тыңламый, нәрсә теләгәнен аңламый. Хәзер кибетләрдә киемнәр бик күп, стилистлар, блогерларның тәкъдимнәре адым саен – бик зур сайлау алдында кала кеше. Үзен ишетә белгән кеше генә үз юлы буйлап бара. Андыйлар кирәген генә сайлап, кирәк вакытта стилистка да мөрәҗәгать итеп, зәвыклы, сыйфатлы итеп киенә белә. Ә инде зәвыгы булмаган кешеләргә бер минутка булса да туктап уйланырга киңәш итәр идем: ул бу киемне киячәкме, бу образ аңа килешәме, күңеленә ятамы. Һәм инде журналлардан, сайтлардан, стилистларның соцчелтәрләреннән карап, үзеңнең күңелеңә ятышлы, фигураңа, яшәү рәвешеңә туры килә торган киемнәр сайларга кирәк. 

 

Фото: © Гүзәл Абдуллина

«Артистларыбыз сәхнәдә генә түгел, ә көндәлек тормышта да йөз-кыяфәтләрен карап, матур итеп киенеп йөрсеннәр иде»

Татар эстрадасында стильле киенүче берничә җырчыны атап китә аласыңмы?

Мин хәзерге татар эстрадасын бик тыңламыйм. Элекке җырларны яратам: Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдиновны. Хәзергеләрдән йөрәгемне тетрәндергәне NABIның «Кагылма» җыры булды. Беркөнне радиодан ишеткәч, һушым китеп тыңладым шуны.

Киенүгә килгәндә, Марат Яруллинның стиле ошый. Образлары да зәвыклы, үзенчәлекле, йөз-кыяфәте дә каралган. Беркөнне авылга кайткач, Илшат Сафинның концертына эләккән идем. Шунысы күзгә чалына: күбесендә бер үк кием кабатлана. Җырчылар үзенә килешәме-юкмы икәнен уйлап тормый, бер-берсен кабатлый. Шулай да, күп кенә җырчыларның стилистлар белән эшли башлаганы сизелә.

Үзем Зәринә Хәсәншина белән азрак эшләп алган идем. Аңа көндәлек образлар сайладык. Зәринәнең сәхнә костюмнары бай, матур итеп эшләнгән. Мин аны җырчы буларак та, кеше буларак та бик хөрмәт итәм.

Минемчә, Ильвина, Алия Карачурина зәвык белән киенә.

 Алия Карачуринаны беләм, ләкин гел күзәтеп бармагач, бәя бирә алмыйм.

Сәхнә костюмнарына килгәндә, Илсөя Бәдретдинованың эшләгәне күренә: һәр образы уйланылган. Бу сезонда Гүзәл Уразованың костюмнары бик бай, затлы иде. Минем инде күз алдына Хәния Фәрхи килеп баса. Менә ул чын йолдыз иде: аның чәчләре, сәхнә киемнәре... Миңа калса, ул тормышта да шундый булгандыр.

Ир-атларга килгәндә, Ришат Төхвәтуллин хәзер бик зәвыклы итеп киенә башлады. Бәлки, Алия дә булышадыр образлар сайлаганда. Шулай ук Элвин Грей башкалардан аерылып тора.

Шуны әйтә алам: татар эстрадасында ирләр хатын-кызларга караганда яхшырак киенә. Ирләргә образ сайлавы җиңелрәк бит, бәлки, шуңадыр да.

Артистларыбыз сәхнәдә генә түгел, ә көндәлек тормышта да йөз-кыяфәтләрен карап, матур итеп киенеп йөрсеннәр иде. Чөнки, алар күпләргә үрнәк булып тора, милләтебезнең йөзе, дисәк тә була.

«Бер ирнең дә янында көн дә үзен карамаган хатынны күрәсе килмидер»

Күп кенә хатын-кызлар өйдә иске, үзенә килешмәгән киемнән йөри, ә берәр кая барса, матур итеп киенеп бара. Синеңчә, бу – дөресме?

Элегрәк мин катгыйрак фикер белдерер идем, хәзер үзем әни булгач, аңлыйм – төрле чак була. Андый вакытлар да булсын, гел матур йөреп булмый. Ирем әйтмешли, көн дә тәмле ризык ашау да туйдыра ул. Ләкин бу күренеш көндәлек кабатланырга тиеш түгел. Ул электән килгән бит инде, Гүзәл. Кунаклар килсә, серванттан матур савыт-саба чыгаралар, ә көндәлеккә искесе дә, кителгәне дә ярый – һаман шул авыл менталитеты.

Өйдә матур итеп киенеп, йөз-кыяфәтеңне карап йөрү, беренче чиратта – үз-үзеңә, икенче чиратта, гаиләңә мөнәсәбәтеңне күрсәтә. Хәзер сайлау мөмкинлеге бик зур, өйдә кия торган матур комплектлар, пижамалар бар.

Ирләр «күзләре белән» ярата. Бер ирнең дә янында көн дә үзен карамаган хатынны күрәсе килмидер. Хатын-кыз өйнең җылылыгын саклаучы, матур итеп киенеп йөрсә, аның энергетикасы да үзгәрә, гаилә әгъзалары да бәхетле була.

«База гардеробы» төшенчәсенә ничек карыйсың?

Бу төшенчә берничә ел элек бик популяр иде. Уңайлы бит: клиентка список бирәсең дә, шаблон буенча киендереп куясың. «База гардеробы» төшенчәсе бар ул, ләкин һәр кешенең үзенеке. Аны сайлаганда, кешенең эчке дөньясына, фигурасына, статусына, яшәү урынына һәм рәвешенә карарга кирәк.

Бу елның актуаль төсләрен атап китсәң иде.

 Дөресен генә әйткәндә, мин бу әйберне бик яратып бетермим. «Модный дом»нар өчен бу – бик уңайлы, һәр сезонда яңа төс тәкьдим итәләр дә, шуның белән акча эшлиләр. Ләкин без, беренче чиратта, үзебезгә килешкән төсләрне сайларга тиеш.

 «Оверсайз» модада бит инде. Ләкин күп кенә өлкән буын кешеләре, ир-атлар мондый киемне аңлап бетерми. Ә хатын-кыз өчен аларның фикере мөһим.

Берничә ел элек, «оверсайз» төшенчәсе килеп керде дә, бөтенесе зур размердагы киемнәр кия башлады. Безнең халык өчен бу – бик ят булды, күпләр «капчык кигән бит бу» дигән фикердә иде. «Оверсайз» күпләргә килешми, аны фигура үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Ә инде якыннарыбызның фикере, дигәндә, бу очракта баланс табу мөһим. Иреңә ошый торган күлмәгең дә булсын, бергә каядыр барсагыз, аның күңелен күр. Ә үз эшләрең белән йөргәндә, дусларың белән очрашканда, бала белән каядыр барганда, үзеңә уңайлы киемнәрне сайла. 

Фото: ©  Гүзәл Абдуллина

«Күзләре янып торган, буй-сынын караган, ягымлы елмаюлы кешегә ни җитә. Андыйлар бар киемне дә үзләре бизи»

 «Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс» дигән мәкаль белән килешәсеңме? Кием кешенең эчке дөньясын үзгәртә аламы?

Була шундый очраклар: кеше шундый матур итеп киенгән, ләкин нәрсәдер җитеп бетми. Аның үз-үзен тотышында, күз карашында бу киемдә үзен уңайлы хис итмәве сизелеп тора. Бу очракта ни әйтәсе килә: эчке дөнья тышкы дөньяда чагыла. Күзләре янып торган, буй-сынын караган, ягымлы елмаюлы кешегә ни җитә! Андыйлар бар киемне дә үзләре бизи.

Кайвакыт кеше тышкы кыяфәтен үзгәртә башлый, аннары үз-үзенә булган мөнәсәбәте яхшыра, яратуы арта.

Була шулай: кеше башта үзенең эчке халәтен үзгәртә, аннан соң, үзенә яңа образлар сайлап, башка төрле итеп киенә башлый. Чөнки «иске» стиль «яңарган» бу кешегә туры килми.

Укучыларга әйтәсе килгән сүзләрең калмадымы, Лилия?

 Минем күңелгә тиеп торган сорауларның берсе – безнең татар халкында «авыл тәрбиясе» бик каты сизелә. «Кеше ни дияр» дип куркып яшибез. Үземә дә әти-әнием традицион, азрак кырысрак та тәрбия бирде. Моның өчен мин бик рәхмәтле, әлбәттә. Безне, өч баланы, чын кеше итеп үстерделәр.

Шуны ассызыклап үтәсем килә: кеше сүзеннән курыкмыйча яшәргә, үзебезне тыңларга өйрәнергә зарур безгә. Теләкләребезне, хыялларыбызны арткы планга куймыйча, бер генә бирелгән тормышыбызны матур итеп үткәрергә тырышсак иде!

Стилист белән сайлаган образлар тәкъдим итәбез.

  1. ​​​​​​Бәйрәмнәргә туры килә торган образ. Тиздән чыгарылыш кичәләре, туй мәҗлесләре башлана. Күлмәк сайлаганда бер көнлек итеп кенә сайламагыз. Рациональлек кирәк. Бу күлмәкне төрле туфли, босоножки белән киеп була. Ак төс белән барысы да килешә.

 

Фото: © Гүзәл Абдуллина

  1. Җәйгә аслы-өсле комплектлар карарга тәкъдим итәм. Чалбар яки итәк белән. Алар бик бай күренә. Һәркөнне матур итеп киенеп йөрүчеләр өчен дә менә дигән. Бу образның өстен шулай ук ак киң чалбар, джинсы, шорты белән кияргә була. Итәккә башка бер төстәге кием сайларга: футболка, рубашка, тыныч блузка.

 

Фото: © Гүзәл Абдуллина

  1. Хәзерге көндә моданың иң түрендә «карго» тора. Ул чалбар, итәкләргә дә кагыла. Джинсы карго – үзе бик күзгә ташлана торган кием, шуңа өскә гадирәк нәрсә сайларга: ирләр стилендә күлмәк, кыска күлмәк, футболка, топ, майка.

 

Фото: © Гүзәл Абдуллина

  1. ​​​​​​Пижамный стиль. Хәзерге кондә бик актуаль. Ул, беренче чиратта, уңайлы. Көндәлек тормышта тигез табанлы аяк киеме: кеды, сандали, шлепанцы, балетки белән кисәк, «кичке» образга туфли , үкчәле босоножки сайлыйбыз. Туры килә торган макияж һәм аксессуарлар турында онытмыйбыз. Бу комплектның өстен башка чалбар яки итәк белән киеп була, ә чалбарын футболка, майка, джемпер белән. Йөкле хатын-кызларга да бик уңайлы булган, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган образ.

 

Фото: © Гүзәл Абдуллина

  1. ​​​​​​«Платье комбинация». Төрле стильгә туры килә. Бик уңайлы, күп функцияле. Аякка тигез табанлы аяк киеме – көндәлек образ әзер. Аякка үкчәле аяк киеме – мәҗлескә менә дигән образ!

 

Фото: © Гүзәл Абдуллина

Антитрендлар! Зинһар өчен, стильле итеп киенәсегез килсә, мондый киемнәр сайламагыз! 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2023
    Исемсез
    Менэ дигэн интервью 👍 Рэхмэт !
  • 18 апрель 2023
    Исемсез
    Лилия белэн киенергэ бик рэхэт. Тиз хэм сайлаган киемнэрне берничэ сезон киеп була👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100